Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
15 гыйнвар 2019, 16:27

Яңа елны күңелле каршы алдык

Редакция почтасыннан.

Безнең Сафар Мәдәният йортында шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәме үтте. Бу көнне биредә күңелле җыр-моң яңгырады, төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды.

Кыш бабай белән Карсылу килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәйсә Нугаева, Светлана Урманова, Фәния Әсәдуллина, Илнур Янбарисов, Мөнәвәрә һәм Миңнехан Габдуллиннар, Зәйтүнә һәм Алик Бикбулатовлар, Гөлсәвәр Исхакова, Лилия Янбарисова, яшь җырчыбыз Альбина Нугаева бәйрәмгә килгән кунакларга бер-бер артлы моңлы җырларын бүләк иттеләр. Биючеләребез Алия Нугаева һәм Сергей Мартыненконың оста биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде. Мәктәп укучылары да халыкны матур җыр-биюләре белән таң калдырды.

Нинди генә бәйрәм үткәрелсә дә, авыл халкы илһам алып, рәхмәт әйтеп таралыша. Яңа елны күңелле, ихлас башлап җибәрдек. Алдагы елларда да барыбыз да исән-сау булып, Мәдәният йортын сүндермичә, бергә-бергә бәйрәмнәрне каршыларга насыйп булсын.

Бу чараны оештыручы, алып баручы Светлана Урмановага, күңелләребезне күтәргән, ял минутлары бүләк иткән авылдашларыбызга барлык тамашачылар исеменнән зур рәхмәтләребезне, иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. Безнең Светланабыз кебек мәдәният учагында янып-көеп, тырышып эшләгән хезмәткәрләр булганда Мәдәният йортлары да гөрләп торыр.
Иң изге теләкләр белән Зөһрә Байбурина
Читайте нас: