– Менә бу сөенче! Туган көнемә бик яхшы бүләк булды! Иртәгә 65 яшем тула, – дип шатлыгы белән уртаклашты Галия Әхмәдулла кызы. – Тумышым белән мин Бөрҗән районыннан, 40 ел элек Чишмә поселогына эшкә килдем, әле булса үзәк район дәваханәсендә дерматовенеролог булып эшлим. Гәзиткә төрле вакыйгалардан хәбәрдар булу, киләчәктә районда нәрсәләр планлаштырылуы турында белү өчен язылам. Әлбәттә, медицина, атказанган табиблар турында материаллар күбрәк бастырылсын иде.