Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
12 гыйнвар 2019, 20:31

Гаделлеге өчен хөрмәт казанды

Рәсәй прокуратурасы хезмәткәрләренең бәйрәме уңаеннан.

Риф Ваһапов, Чишмә поселогы


12 гыйнварда Рәсәй прокуратурасы оештырылуга 296 ел була.Һөнәри бәйрәм алдыннан әти турындагы хатирәләрем белән уртаклашырга булдым.

– Әтием Шакирҗан Ваһаповны 1952 елда Благовар районыннан Чишмәгә прокурор ярдәмчесе итеп күчерәләр. Ул вакытта прокуратура бинасы Урал урамында (әле Гыйззәтуллин) урнашкан иде. Прокуратурада ярты ел буена диярлек прокурор һәм тикшерүче булмый һәм әтием өч кеше эшен берүзе башкарган дияргә мөмкин. 1953 елда Җәлилов, аннан соң А. Гыйрфанов прокурор була. Әти Чишмә прокуратурасында 23 ел буена, пенсиягә чыкканчы эшләде. Ул бу өлкәдәге хезмәт юлын сугыштан соң үзенең туган районы Авыргазыда башлаган. 1949–1970 елларда прокуратура штаты зур булмый: прокурор, аның ярдәмчесе, тикшерүче һәм секретарь эшли, һәркайсының эше бик күп була. 1962 елда прокуратурага тәүге «Москвич» машинасы кайтарыла. Әти намуслы һәм үз эшен яратып башкаручы кеше иде, аны гадел булганы өчен хөрмәт иттеләр.


Читайте нас: