Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
11 гыйнвар 2019, 11:43

Кышын кошлар ач булмас

«Кыш кошларны ашатыгыз!» акциясе.

Рәдия Хәсәнова, сыйныф җитәкчесе

Безнең 2нче мәктәптә «Кыш кошларны ашатыгыз!» акциясен үткәрү күркәм гореф-гадәткә әйләнде.

Менә быел да 1А сыйныфта кошларга утлыклар эшләү буенча бәйге игълан ителде. Балалар берничә көн әти-әниләре белән бергә канатлы дусларыбыз өчен ашханәләр эшләделәр.

Моңа барысы да иҗади һәм җаваплы карады. Агачтан, пластмасс шешәләрдән һәм картон тартмалардан эшләнгән утлыклар үзенчәлекле һәм күп сыйдырышлы килеп чыкты.

Балалар утлыкларны кая куйыйк, дип озак уйланмадылар. Әлбәттә, мәктәп территориясенә! Утлыкларга нинди кошлар очып килүен һәм аларның нинди азыкны яратып ашавын белү өчен үз сыйныфлары тәрәзәсе каршына куярга булдылар. Балалар күзәтүләрен махсус көндәлеккә язып баралар. Иң мөһиме – канатлы дусларыбызга җим салырга онытмау.

Акция барышында беренче сыйныф укучылары белән «Барысы да кошлар турында», «Кышлаучы кошлар», «Кошлар ашханәсе» темасына әңгәмәләр, шулай ук «Нинди кош икәнен бел» викторинасы һәм рәсемнәр бәйгесе үткәрелде.

«Кыш кошларны ашатыгыз!» акциясе ярдәмендә без туган якта яшәүче кошлар санын саклап калабыз, кырыс һәм салкын кышта аларның тормышын җиңеләйтәбез. Балаларның киң күңелле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәнүләре, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеге турында онытмаулары мөһим.


Читайте нас: