Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
5 гыйнвар 2019, 16:38

Район гәзитеннән башка күңелсез

Земфира Бикташевага яңа ел алдыннан приз уйнатканда бүләккә электр чәйнек чыкты.

Район үзәгенең Тәҗрибә бистәсендә яшәүче Земфира Бикташевага яңа ел алдыннан приз уйнатканда бүләккә электр чәйнек чыкты.

– 2018 елның икенче яртысына гәзиткә язылырга онытканмын. Кайсы көннән башлап язылсаң да булыр иде, әмма кул җитмәде, – диде Земфира Камил кызы.

– Шуңа күрә гәзитне әле сатып, әле күршедән алып укырга туры килде. Район гәзитеннән башка күңелсез. Шуңа күрә киләсе елга алдан язылып куйдым, һәм бүләк тә оттым. Әйткәндәй, бу турыда күршебез хәбәр итте. Ирем белән икебез дә шатландык.

Земфира Бикташева сүзләренә караганда, аңа аеруча район яңалыклары, төрле аш-су рецептлары, тормыш хәлләре турындагы мәкаләләр ошый. Ә тормыш иптәше Марат Газизулла улы барысын да рәттән укый.

– Актив тормыш рәвеше алып барам, пенсиягә чыкканнан соң бар эшкә дә вакыт җитә. Оныклар белән җәй балыкка барабыз, кыш чаңгыда йөрибез, – диде әбунәчебез.
Читайте нас: