Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
4 гыйнвар 2019, 15:49

Иртән каһвә эчәрбез

Фәнирә Хәсәнова район гәзитеннән откан бүләген алу өчен редакциягә килде.

Чишмә поселогында яшәүче Фәнирә Хәсәнова да яңа ел алдыннан район гәзитеннән приз уйнатканда откан бүләген алу өчен редакциягә килде.

– Мин тумышым белән Бәкәй авылыннан. 1971 елда шикәр заводы бистәсенә күчендек, шул вакыттан бирле район гәзитенә язылам, бер дә гәзитсез калганым юк. Ирем белән икәү укыйбыз, улыбыз гаиләсе белән Чишмә авылында, ә кызыбыз Стәрлетамакта яши. 40 ел шикәр заводында эшләдем. Әле пенсиядәмен, буш вакыт күп, аш-су әзерләргә, китап укырга яратам. Гәзиттә котлауларны беренче чиратта укыйм. Гәзиткә райондагы вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен язылам. Җәй редакциягә бүләккә чыккан графин белән стаканнар алырга килгән идем, бу юлы каһвәтарткыч оттым. Кышкы иртәләрдә ирем белән яңа пешерелгән каһвә эчәрбез.
Читайте нас: