Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
26 декабрь 2018, 12:15

Кошлар – табигать табиблары

Сәйран укучылары кошлар турында да онытмый.

Илүзә Батыршина, Сәйран авылы китапханәчесе


Кошлар табигать табиблары икәнен онытмыйк, дуслар. Кышын без аларга ярдәм итсәк, җәен алар безне моңлы сайраулары белән сокландырыр.

Сез рәсемдә күргән мөлаем йөзле балалар – Сәйран мәктәбендә белем алучы 2нче һәм 3нче сыйныф укучылары. Алар кышкы салкыннарда җимлекләр элеп кошкайларны сөендерәләр. Төрле олимпиадаларда катнашалар, шигырь сөйләү бәйгеләрендә мактаулы урыннар яулыйлар, бик актив һәм сәләтле укучылар.

Әйткәндәй, Сәйран авылы китапханәсендә үткәрелгән «Паустовский һәм табигать» дип аталган чарада да тирә-як табигать, кошлар, җәнлекләр, аларның бер-берсенә булган

мөнәсәбәтләре турында сүз барды. Авторның «Куян тәпиләре», «Җәй белән хушлашу», «Урлакчы песи» хикәяләре моңа мисал булды.

Балалар тугрылык, миһербанлык, шәфкатьлелекнең кешеләргә генә түгел, җәнлекләргә һәм кошларга да хас булуын белделәр. Рәхимлелек тормышыбызны бизи, ихласлылык ныгыта. Алдагы ел безгә бары тик тугрылык, мәрхәмәтлелек алып килсен, уңышлар юлдаш булсын!


Читайте нас: