Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
25 декабрь 2018, 19:04

Район гәзитеннән велосипед – Уразбахтыда

Үткән атнада, 18 декабрьдә, район гәзите редакциясендә укучыларыбыз арасында күптән көткән бүләкләр уйнатылды.

Төп приз – велосипедтан тыш бу көнне тагын да үтүкләр, электр чәйнекләр, миксерлар һәм башка әйберләр булды.

Бүләкләр уйнатуда барлыгы 778 әбунәчебез катнашты, ә редакциягә бу көнне район үзәгеннән һәм тирә-юнь авыллардан кырыклап кеше килгән иде. Кушкуак авылыннан килгән Фриниль Әсәдуллин район гәзитен күп еллар ала, бу юлы ул үзенең бәхетен сынап карамакчы булган.

– Велосипед отсам, туган көнемә – 25 декабрьгә бик яхшы бүләк булачак, – диде ул.

Ачыклануынча, күпләр район гәзитенә ул «Ленин юлыннан» дип аталган вакытлардан бирле языла.

– Бер ай да гәзитсез калганыбыз юк, элек әти-әниләр ала иде, хәзер үзебез язылабыз, – диде чишмәле Фәнил Нуриманов.

Бүләкләр уйнату сәгать 4тә башланды. Баш мөхәррир Урал Нуриманшин җыелучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.

– Сезнең өчен тырышабыз, бүген сезне редакциядә күрүебезгә һәм гәзит турында җылы сүзләр ишетүебезгә шатбыз, – диде ул.

Әйткәндәй, бүләк уйнатуны «ВКонтакте» төркеменә язылучылар да карый алды – алар өчен махсус туры эфир барды.

Редакциягә әнисе белән бергә килгән 11 яшьлек Арина Әхмәдуллина тартмадан саннар язылган кәгазьләрне алып торды, бүләк отучылар шулай билгеләнде. Төп приз – велосипед Уразбахты авылында яшәүче Әхәт Гәрәевка чыкты, бу көнне ул үзе килә алмаса да, аның авылыннан хат ташучы бар иде, ул шатлыклы хәбәрне авылдашына җиткерергә вәгъдә итте.

Бүләк уйнатылган вакытта күпләр туры эфирдан «призлар уйнатуда барлык әбунәчеләр дә катнашамы яки редакциягә килгән кешеләр арасында гына уйнатыламы?» дип сорадылар. Җавап бирәбез: бүләк уйнатуда әбунә квитанцияләре күчермәсен җибәргән 778 әбунәче катнашты һәм шулай килеп чыкты, безгә килүчеләрнең берсе дә бүләк отмады. Әмма бу очракка юаткыч призлар: пледлар, кружкалар, сәгать әзерләнгән иде. Арина әнисенә үз куллары белән бүләк – плед тартып чыгарды һәм башка кунакларны да куандырды. Чишмәле Фәнил Нуримановка да плед чыкты, ә аның күршесе Марат Бикташев электр чәйнек отты.

– Өйгә кайтканда, юл уңаеннан кереп, күршеләрне шатландырып чыгармын, – диде Фәнил абый.

Кечкенәләр да бүләксез калмады, Арина бүләк уйнатуда ярдәм иткәне өчен туп алды.


«Родник плюс»-«Чишмә» гәзитеннән бүләк отучылар:


Хәсәнова (Чишмә пос., Коммунистлар урамы, 13) – каһвәкайнаткыч; М. Идрисова – тостер; И. Зарипов (Гыйззәтуллин урамы, 19) – үлчәгеч; Г. Кадыйрова (Беренче май урамы, 31) – миксер; Н. Кравченко (Киров урамы, 56) – электр чәйнек; М. Рәхмәтуллин (Рәсәй урамы, 20) – электр чәйнек; А. Әмирова (Ленин урамы, 72) – блендер; Шарабырова (Ульянов урамы, 5) – миксер; М. Фәттахова (Дуслык проспекты, 50) – үлчәгеч; В. Якушев (Кошчылык комбинаты урамы, 2А) – үтүк; В. Воеводина (Гыйззәтуллин урамы, 2) – электр чәйнек; А. Иванова (Беренче май урамы, 19) үтүк отты.


Башкорт телендә чыгучы районара «Йәйгор» гәзитенә язылучылар арасында бүләк уйнатуда


Гөлсылу Хәсәнова (Чукраклы) – тастымал, Миләүшә Садыйкова (Әлбәй) – үлчәгеч, Илнур Хәсәнов (Чукраклы) – фильтр, Шамил Садыйков (Үрге Хаҗәт) – плед, Мәһәдиева (Чишмә авылы, Дим урамы, 20) салат савыты отты.


Әбунәчеләр бүләкләрен район гәзите редакциясеннән килеп алала. Үзегез белән әбунә квитанциясе һәм паспорт алып килегез. Әйткәндәй, әбунә марафоны дәвам итә.
Читайте нас: