Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
25 декабрь 2018, 18:14

Бүләк алу бик күңелле!

«Родник плюс»-«Чишмә» гәзитеннән велосипед отучы Әхәт Гәрәев.

«Родник плюс»-«Чишмә» гәзитеннән велосипед отучының кем булуы ачыклангач, кичекмәстән аның белән телефон аша бәйләнешкә кердек.

Уразбахты авылыннан Әхәт Гәрәев тәүдә ышанмады, ә без сүзебездә тордык: бүләкләр уйнатуның очраклы сайлау юлы белән үтәчәген вәгъдә иткән идек – шулай булды да! Әхәт абый өр-яңа велосипедын алу өчен икенче көнне үк килеп җитте.

– Тиздән 82 яшем тулуга карамастан, машинада үзем килдем, – диде Әхәт Әхмәтҗан улы, – шулай булгач, велосипедта да үзем йөреячәкмен.

Әхәт абый Уразбахты авылында туып үскән, гомер буена шунда эшләгән.

– Кайда тудым, шунда ярадым, – диде ул. – Бернинди эштән дә тайчанмадым, механизатор, ферма мөдире, котельный операторы булып, пилорамада эшләдем. 47 ел хезмәт стажы белән 75 яшемдә лаеклы ялга чыктым. – Район гәзитенә гомер буена язылдым, – дип сөйләде Әхәт Әхмәтҗан улы, – без авыл кешеләре бит, шуңа күрә район тормышы, авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләр белән кызыксынабыз. Гәзитне тормыш иптәшем дә укый, аңа да кызыклы. Балаларыбыз кайсы кая таралышты: берсе Чишмәдә, башкалары Тольяттида һәм Мәскәүдә яши. Район гәзитеннән бүләк уйнатылуы турында укыгач, нигә анда катнашмаска әле, элек тә бүләк отканым булды дип, бәхетемне сынап карарга уйладым. Бүләк алу бик күңелле!
Читайте нас: