Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
24 декабрь 2018, 11:39

Батырларны онытмыйк

5 декабрьдә гимназиянең 2А сыйныфында «Мәскәү өчен сугыш» темасына сыйныф сәгате булды.

Мәскәү өчен сугыш 1941 елның сентябрендә башлана, ул Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң канкойгыч алышларның берсе. Гитлер Германиясе гаскәрләре безнең илгә һөҗүм итеп өч ай үткәннән соң башкалага якынлаша. Мәскәүне өч фронт саклый, әмма немец гаскәрләре көчле һөҗүм белән килә. Фашистлар илебез башкаласын 7 ноябрьдә басып алырга планлаштыра. Әмма халкыбызның ихтыяр көче, кыюлыгы, Ватан азатлыгы өчен көрәштә үз-үзен аямыйча корбан итәргә әзер торуы немецларга мәкерле планнарын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Декабрьдә безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчә һәм авиация ярдәмендә немецларны шәһәрдән ераклаштыра. Фашистлар хәрби техникаларын ташлап кача. Немецларның җиңелмәс хәрби машиналары турындагы миф юкка чыга.

Ачык сыйныф сәгатенә укучыларның әти-әниләре дә чакырылды. Балалар чара үтәчәк бүлмәгә шул еллардагы вакыйгалар: канкойгыч сугыш, батыр һәм кыю сугышчылар турында стена гәзитләре ясап элделәр. Шигырьләр, җырлар әзерләделәр, экранда сугыш чорында төшкән фоторәсемнәр күрсәтелде. Мәскәү янында булган сугыш безнең барыбызга да кагыла: башкаланы дошман басып алса, илебез белән нәрсә булыр иде, билгесез. Әлеге вакытта безгә һәм балаларыбызга төрле популистик фикерләр тагарга, тарихны башкача аңлатырга тырышалар. Ә мондый сыйныф сәгатьләре киләчәгебез өчен башын салган батырларны онытмас өчен кирәк. Балаларның үзәккә үтәрлек итеп чыгыш ясауларын күреп, әти-әниләренең күзләре яшьләнде. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып, хөрмәтләп искә алдылар.


Светлана Матюхина, 2А сыйныф җитәкчесе

Читайте нас: