Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
24 декабрь 2018, 19:16

Авылыбызда иман нуры таралсын

26 ноябрьдә безнең Иске Муса авылы мәчетендә изге пәйгамбәребез хөрмәтенә Мәүлид бәйрәме мәҗлесе үткәрелде.

Мәҗлескә Чишмә мәчетеннән Зөфәр хәзрәт тә чакырылды. Күрше Бәкәй һәм Ибраһим авыллары хәзрәтләре дә килде. Иң беренче булып Зөфәр хәзрәт сүз алды. Ул безгә бик кирәкле һәм дә тәрбияви вәгазьләрен сөйләде. Аның чыгышын дикъкать белән тыңладык һәм дә бик канәгать калдык. Аннан соң күрше авыл хәзрәтләре үзләренең тәрбияви вәгазьләрен сөйләделәр. Соңыннан аш мәҗлесе булды. Табын әзерләүгә авылыбызның уңган хатыннары Рәзилә, Нәфисә, Вәсимә, Рида һәм Гөлсинә бик күп көч салганнар. Фәнил Фәсхетдинов хәтта үз малын чалып ит белән тәэмин иткән. Менә шундый мәрхәмәтле авылыбыз кешеләре. Безне авыл мәчетенә җыюны Рифкать Хәлимов белән хәзрәтебез Шәрифулла Әхмәтшин оештырган.

Мәчетебез бик матур һәм дә бик чиста. Бар яклап үзенә тартып тора. Без, авылыбызның ак әбиләре, бик канәгать булып, олы рәхмәтләребезне белдереп өйләребезгә таралыштык.


Суфия Сөләйманова, Иске Муса авылы
Читайте нас: