Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
23 декабрь 2018, 00:45

Вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен

Чишмә поселогында яшәүче Зөһрә Улямаева редакциягә үзе откан бүләкне, салат савытларын алырга килде.

– Бүләк алучылар турындагы мәгълүматка күз йөртеп кенә чыккан идем, приз отуым турында танышым әйтте. Бүләк алу өчен түгел, вакыйгалардан хәбәрдар булу өчен язылабыз. Район гәзитен әти-әниләр дә һәрвакыт алды, элек ул «Ленин юлыннан» дип атала иде. Шул гореф-гадәтне мин дә дәвам итәм, әни белән яшибез, гәзитне бергә укыйбыз. Сәяси темага язылган мәкаләләр белән кызыксынам, илдә нәрсә булганын белергә телим. Гәзиттә тиздән булачак чаралар, бәйрәмнәр турында игълан ителүе дә уңайлы. Гәзит битләрендә танышларым, туганнарым турында язылган мәкаләләр дә еш була – бу да игътибарны җәлеп итә. Медицинага бәйле булган язмалар көнүзәк. Хәзер исә пенсионерларга кагылышлы мәкаләләр күңелгә хуш килә.
Читайте нас: