Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
21 декабрь 2018, 17:45

Җыр-биюгә маһир балалар

Районыбызның Сәйран авылы китапханәсендә ел башыннан «Йолдызлар» балалар курчак театры эшләп килә.

Илүзә Батыршина, Сәйран авылы китапханәчесе
Анда үткәрелгән кызыклы чаралар балаларны сөендерә, алар бик теләп катнашалар. Театр барышында алар үзләренең сәләтләрен күрсәтә, ялларын файдалы һәм күңелле үткәрә. Җыр-биюгә маһир, матурлык, сәнгать яратучы малайлар һәм кызлар бездә бик күп. Эмилия Латыйпова, Азалия Шәһәбетдинова, Айгөл Нигъмәтуллина турында аерым әйтеп үтәсем килә. Бик сәләтле балалар, укуда да сынатмыйлар, дәрестән соң китапханәгә киләләр, әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтүдә катнашалар. Әкият иле – балалар күңелен таң калдырган гаҗәеп ил бит ул! Күптән түгел Б. Заходерның «Винни-Пух», рус халкының «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятләре күрсәтелде. Әлеге вакытта «Шалкан» әкияте тамашасы әзерләнә.

Бу балалар үскәч кем булачакларын әле төгәл белмиләр, шулай да аларның югалып калмаячагына, җәмгыятькә кирәкле, белемле кешеләр, күркәм һөнәр ияләре булачагына шик юк. Уңышлар телик без аларга!
Читайте нас: