Сиксәненче елда тузылмыйча
Качып калган, тәпәрләнгән бер тәңкә.
Заманында ул да ярый иде кирәккә.
Гомеремне шунда тиңләп куйдым
Таушалып беткән тәңкә хакына,
Мин дә бит хәзер таушалганмын,
Тормыйдыр хакым меңнәр хакына.
Меңнәр хәзер йөри кәперәеп...
Тәңкә хакы инде чүп кенә,
Шулай да йөремим меңнән өркеп,
Чыныктырды мине тәңкә генә.
Шул тәңкә белән көн иттек,
Кесәдә тәңкә генә булса да,
Максатыбыз Айга менәрлек,
Өстә кием тузып торса да.
Юк минем җыйган мөлкәтем,
Хәзерге миллионга тиңләрлек,
Дөньяда эзем калса иде димен,
Шул бер тәңкәгә тиңләрлек.