– Үз эшемне яратам. 2002 елда Уфа шәһәренең Совет РОВДсына урнашырга килгәч, дөрес һөнәр сайлавыма бер шигем булмады. Юлым гел уңып, «яшел ут» янып торды. Ә берничә елдан соң мин туган поселогыма күчендем һәм бүгенге көнгә кадәр эшемнән канәгатьмен. Безнең эшнең төп максаты – кешеләргә ярдәм итү. Үземнең карамактагы балалар һәм гаиләләр өчен җаваплылык тоям.
Эчке эшләр министрлыгының республика буенча участок полицейскийлары идарәлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе Лилия Байкованың казанышларын билгеләп үтте, һәм быел ул һөнәри вазыйфаларын намуслы башкарганы һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Рәхмәт хаты алды.
Лилия Байкова – Чишмә кызы, поселокның 1-нче мәктәбен тәмамлаган. Кайчандыр әнисе аның киләчәге икътисад өлкәсенә бәйле булыр дип уйлаган. Таныш-белешләре арасында хокук саклау органнарында эшләүчеләр булмаганга күрә, ерак 2000 елда Лилияне полиция формасында күз алдына китерә дә алмаганнар. Ә күпмедер вакыттан соң хәтта картәнисе дә бу эшнең яраткан оныгының холкына туры килүен билгеләп үткән.
... Һәм чыннан да, ихтыяр сыйфатлары, үз-үзенә ышаныч, таләпчәнлек тәҗрибә белән ныгый барган, хәзер инде ул балалар күзләрендәге хәй-ләкәрлекне һәм ялганны, шулай ук бушлыкны һәм каушап калуны тиз күреп ала.
– Балалар белән эшли һәм, иң мөһиме, аралаша белергә кирәк. Ярамаган берәр гамәл кылсалар аларга кул селтәргә һәм бертуктаусыз гаепләргә ярамый, аларның бар гомере алда әле. Кайчак балалыклары белән нәрсә эшләгәннәрен аңлап та бетермиләр. Өлкәннәрнең бурычы – аларга мөмкин кадәр тәрбия бирү һәм күңелсезлекләрдән саклау. Үземнең дә ике улым бар, күп вакытым эштә үтсә дә, алар белән ешрак аралашырга, игътибар бирергә тырышам. Без балалар өчен җаваплы, – ди ул.
Бүгенге көндә Чишмә районы буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлегендә 54 үсмер һәм имин булмаган шартларда яшәүче 36 ата-ана исәптә тора. Шул ук вакытта балаларның күбесе тәртипле саналган гаиләләрдән. Быел җәй, мәсәлән, бу исемлек поселокта шау-шу тудырган мотоциклчылар фамилияләре белән тулыланды.
– Эш буенча очрашырга туры килгән үсмер егетләрнең яртысыннан күбрәгенең язмышы яхшы якка үзгәрә. Алар мине, әлбәттә, таный, исәнләшеп узалар, күпләренең инде менә дигән гаиләләре бар. Тик балалары да үзләре кебек начар юлдан киткән очраклар да бар. Минем эшемдә катлаулы мәлләр дә була, әлбәттә. Сабыйларны имин булмаган гаиләләрдән тартып алып китүләрен яки аларның үз-үзләренә кул салуын, яши дә башламаган үсмерләрнең гомере өзелүен күрү бик авыр. Күпләр уйлаганча, еллар үтү белән бу күренешкә өйрәнмисең, киресенчә, өлкәнәя барган саен тормышның кыйммәтен тирәнрәк аңлыйсың, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Л. Байкова.
Безнең көннәрдә хокук саклау органнары сафларында хатын-кызлар саны арта. Система елдан-ел заманчарак була бара, җиһазландыру, IT һәм башка технологияләр моңа ярдәм итә торгандыр. Бу эштә гүзәл затларның күбәюе уңаеннан Лилия Рим кызы «Иң мөһиме, холык сыйфатлары әлеге һөнәргә туры килсен, шул вакытта гына кеше үзенең тиешле урында эшләвен тоячак», – дип фикерен белдерде.