1997 елдан бирле участковый вазыйфасын башкара, бүгенге көнгә кадәр үзенә ышанып тапшырылган участокта эшли. Үзе шаяртып әйтүенчә, тиешле еллар эшләгән өчен икенчегә пенсиягә чыга ала. Полициягә абыйсы үрнәгендә эшкә килгән, ә хәзер инде үз улы Данил һәм бертуганының улы Рөстәм дә әтисе һәм абыйсы һөнәрен сайлаганнар. Хәтта җиденче сыйныфта укыган кызы Алина да гаилә династиясен дәвам итәргә уйлый.
Тормыш иптәше Әлфинә аның ышанычлы таянычы. Ул иренең кырыс һөнәренә капма-каршы булган бөтенләй башка төрле һөнәр иясе – «Светлячок» балалар бакчасында тәрбияче.
Участок полицейскийлары җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча зур эш башкара. Алар үзләренә беркетелгән территориядә тәртип саклауга, шулай ук халык арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән эш алып бара.
Мәкаләбез героен, барыннан да бигрәк, халык белән эшләү җәлеп итә. Күп еллар эшләү дәверендә ул үзенә беркетелгән участокта гаиләләрнең берничә буын вәкилен белә. Өстәвенә, үзе дә шул якларда, Ибраһим авылында туып үскән, әти-әнисенең шатлыгы һәм горурлыгы булган.
Участок полицейскийлары, көнкүрештәге низагларны хәл итүдән алып җитди җинаятьләрне ачу-га кадәр, төрле хәлләр белән очраша. Алар халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрә, хокук бозучыларны ачыклау буенча рейдлар оештыра, шулай ук югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнә.
Авыр үткән сменаларга һәм эш графигына түзә алмыйча эштән китүчеләр дә бар, хезмәттәшләре сүзләренә караганда, Әюповлар династиясе вәкилләренең характеры ныклы – алар тыныч һәм сабыр холыклы.
Участковый булу өчен һөнәри белем һәм эшкә күнегү генә җитми, шулай ук үз вазыйфаңа зур җаваплылык, игътибарлылык һәм кешеләр белән уртак тел таба белү кебек сыйфатлар да таләп ителә. Көтелмәгән хәлләргә әзер булу һәм тиз арада карар кабул итә белү мөһим.
Хәмит Хөснулла улы эшләгән чорда гадәти булмаган очраклар да булган. Ул үзе сөйләвенчә, бервакыт кыш көне, дежурдан соң машинада китеп барганда, юл читендә кул күтәреп басып торган ир-атка игътибар итә. Участковый аның утыз градуслы салкын көнне ни өчен җәяүләп юлга чыгуы белән кызыксына. Таныш булмаган ир «Бик нык өшедем, мине кулга алыгыз әле», дип үтенә. Мәкаләбез герое аның җавабын ишетеп аптырашта кала. Ачыклануынча, ул Хәмит Хөснулла улының участковый икәнен белгән. Оренбург ягына китәргә дип юлга чыкканчы авыл кибетенең йозагын ватып талап чыккан. Ләкин, үч иткәндәй, юлда бер машина да утыртмаган. Шуннан соң ул, салкын үзәгенә үтү сәбәпле, гаебен танырга булган. Полицейскийга аны кулга алырга туры килгән. Ул бүгенге көнгә кадәр әлеге маҗаралы хәл турында кызык итеп искә ала.
Хәмит Әюпов эшләгән елларында, тәү чиратта яхшы күрсәткечләргә ирешкәне һәм нәтиҗәле эшләве өчен күп наградаларга һәм бүләкләргә лаек булган. Ул Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча мактаулы хезмәткәр һәм хезмәт ветераны булып тора. Шушы көннәрдә аңа БР Эчке эшләр министрлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырылган.
Өлкән участковый арытаба да яраткан эшен дәвам итәргә планлаштырыла, моңа хәтта хезмәттәшләре дә гаҗәпләнә.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итеп, тормышыбызны хәвеф-хәтәрдән саклаган барлык участок полицейскийларына җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсебез килә.