Чишмэ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 август , 10:12

Юл хәрәкәте кагыйдәсеме? Юк, ишетмәдек...

Поселокның Чернышевский урамы «Тукталыш тыелган» юл билгесе астында калдырып кителгән машиналарның күплеге белән дан тота. Автомобильләр дә, җәяүлеләр дә күп булган ыгы-зыгылы бу участокта, машина юлында диярлек (үзәк район китапханәсе каршында һәм Беренче май урамы чатына кадәр) тукталган машиналар күптәнге проблема булып тора. Һәм бу хәл елдан-ел катлаулана.

Юл хәрәкәте кагыйдәсеме? Юк, ишетмәдек...
Юл хәрәкәте кагыйдәсеме? Юк, ишетмәдек...

Поселокның Чернышевский урамы «Тукталыш тыелган» юл билгесе астында калдырып кителгән машиналарның күплеге белән дан тота.

Автомобильләр дә, җәяүлеләр дә күп булган ыгы-зыгылы бу участокта, машина юлында диярлек (үзәк район китапханәсе каршында һәм Беренче май урамы чатына кадәр) тукталган машиналар күптәнге проблема булып тора. Һәм бу хәл елдан-ел катлаулана. Чөнки шәхси транспорт күбәя бара, зур габаритлы машиналар юлның бер өлешен каплый. Бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә мәсьәлә кискен тора. Ә бит нибары 30 метр ераклыкта гына автомобильләр өчен зур парковка бар, тик барысының да машиналарын сәүдә рәтләренә якынрак урында калдырасылары килә.

Исегезгә төшерәбез, 3.27-нче «Тукталыш тыелган» юл билгесе машинаны бу урында туктатырга ярамаганлыгын күрсәтә. Машина йөртүчеләргә аның артындагы яки алдындагы участокта тукталу тыела. Бу урыннарда шулай ук машиналарны калдырып китәргә дә ярамый.

Машиналарын шул тирәдә куючылар белән сөйләшеп тордым, ни өчен юл билгесе астында калдырулары белән кызыксындым. Җаваплар бер-берсенә охшаш булып чыкты: «мин озакка түгел», «азык-төлек кенә алам да китәм», «мин генә түгел, башкалар да куялар бит» һ.б. «Ә бу урында «Тукталыш тыелган» билгесе кирәкме?» дигән соравыма, барысы да кирәк дигән фикердә, хәтта үзебезнең дә машиналарын юлда калдыручыларны тиргәп, сукранып киткәнебез бар диделәр. Менә шундый хәлләр.

Ә бит тукталышны тыя торган билге юлның нәкъ менә шушы участогында җәяүлеләр кичүе булуын исәпкә алып куелган. Чөнки машиналар күп җыелган һәм тәртипсез хәрәкәт иткән урында кешеләрне күрмичә таптату куркынычы бар.

Сүз уңаеннан, бу урында машина калдырган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.16 маддәсенең 4-нче кисәгендә каралган «транспорт чараларын тыелган урыннарда туктату яки кую» өчен машина йөртүчегә 1500 сум күләмендә штраф салына, дип аңлатты Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәлеге начальнигы, полиция майоры Равил Хәйретдинов.

ГАИ инспекторлары хокук бозучыларга штраф салганда күп вакыт ризасызлык ишетәләр. «Тукталыш тыелган» билгесе куелуга карамастан, калдырып кителгән машиналарны Чишмә поселогының Промышленность урамындагы «Спецсбертранс» җәмгыятенең штрафлы тукталышына алып китү очраклары да булды. Тәртип бозучылар бу очракта, штрафтан тыш, эвакуатор хезмәте өчен дә 3500 сум һәм машина кую урыны өчен сәгатенә 50,35 сум түли.

«Хөрмәтле машина йөртүчеләр, үзегезнең һәм юлда йөрүче башкаларның исән-имин булуы сезгә бәйле булуын онытмагыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны хөрмәт итегез!» дип мөрәҗәгать итә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Равил Хәйретдинов.

Юл хәрәкәте кагыйдәсеме? Юк, ишетмәдек...
Юл хәрәкәте кагыйдәсеме? Юк, ишетмәдек...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: