Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Профилактика нәтиҗә бирә

Берничә ел элек безнең сөйләмдә «мошенниклык», «террорчылык» һәм «экстремизм» кебек сүзләр барлыкка килде. Әледән-әле кемнедер акчага алдаганнар, кемнедер тоткын итеп алганнар яки кулдан ясалган шартлаткыч кулланганнар, дигән хәбәрләр ишетелгәли. Боларның барысы да куркыныч, әлбәттә, ләкин бу хәлләрнең берсе дә безгә кагылмас кебек тоела.

Профилактика нәтиҗә бирә
Профилактика нәтиҗә бирә

Берничә ел элек безнең сөйләмдә «мошенниклык», «террорчылык» һәм «экстремизм» кебек сүзләр барлыкка килде.

Әледән-әле кемнедер акчага алдаганнар, кемнедер тоткын итеп алганнар яки кулдан ясалган шартлаткыч кулланганнар, дигән хәбәрләр ишетелгәли. Боларның барысы да куркыныч, әлбәттә, ләкин бу хәлләрнең берсе дә безгә кагылмас кебек тоела.

Тик беркемнең дә мошенниклар һәм террорчылар кулына эләгүдән страховкасы юк.

Безнең районда мондый хәлләр булу-булмавын ачыклар өчен, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, полиция лейтенанты Айдар Сәлимгәрәевка мөрәҗәгать иттек.

Сирәк булса да, мошенниклык очраклары безнең районда да теркәлә. Район гәзите битләрендә бу хакта бик күп мәкаләләр басылып чыкты. Вак-төяк мошенниклык белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук якташларыбызны аеруча зур күләмдә алдаучылар турында мисаллар да бар, – ди ул. – Халыкны алдауның яңа ысуллары ачыла. Күптән түгел «Дәүләт хезмәтләре» аша гражданнарның шәхси кабинетына керү очраклары теркәлде. Мошенниклар «Ватсап» һәм «Телеграм» мессенджерларына да еш керә. Алданмас өчен төрле товарлар тәкъдим итүче һәм хезмәтләр күрсәтүче шикле сайтлардан файдаланмаска кирәк. Мисал өчен, поселокта яшәүче бер хатын-кыз сайт аша товарга заказ биргән һәм акчасын шунда ук түләгән, тик товарны җибәрмәгәннәр. Шул сәбәпле ул безгә гариза калдырды. Сайтны тикшергәннән соң, мошенникның Томсктан булуын ачыкладык һәм әлеге шәһәрдәге хезмәттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп «сатучыны» таптык һәм акчаны кире кайтаруга ирештек. Профилактик әңгәмәләр үткәрү ярдәмендә районда мошенниклык очраклары кимеде, дип әйтәсем килә. Терроризмга килгәндә исә, ул да безне урап узмый. Ел башында Башкортстан агросәнәгать колледжы Чишмә филиалының электрон почтасына колледж бинасына мина куелган һәм ул тиздән шартлаячак, дигән хат килде, – ди ул.

Бу хәбәрдән соң барлык махсус хезмәтләр җыела. Ашыгыч рәвештә студентлар, колледж хезмәткәрләре һәм якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр эвакуацияләнә. Кинологлар махсус өйрәтелгән этләр белән колледж бинасын һәм территориясен карап чыгалар. Бәхеткә, хәбәр ялган була. Шартлаткыч җайланма табылмый.

Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 207-нче «Терроризм» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында ачыклануынча, бу көнне Уфаның тагын берничә уку йорты шундый ук хәбәр алган, – дип сүзен дәвам итте җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы.

Яшьләргә күп акчалар вәгъдә итеп, «Телеграм» мессенджеры аша учреждениеләр һәм предприятиеләр адресына шундый эчтәлектәге хатлар җибәрергә, яисә шалтыратырга кушалар яки бомба кую, кешеләрне ату кебек законсыз гамәлләр кылырга тәкъдим итәләр.

Ялган шалтыратулар да була. Күптән түгел дежур часть пультына билгесез ир-аттан безнең районда урнашкан дамбаларның берсен шартлатырга әзерләнүләре турында хәбәр иттеләр. Без аның кем булуын ачыклый алдык, шулай ук дамба тирәсен тикшердек. Нәтиҗәдә, шалтырату ялган булып чыкты. Аңа карата Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 306-нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Безнең хезмәткәрләр уку йортлары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, руханилар белән даими элемтәдә торалар. Мәктәптә эшләүчеләр һәм укучылар арасында профилактик әңгәмәләр алып барабыз. Балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре бүлекчәсе инспекторлары төрле яшьтәге укучылар арасында урамда хуҗасыз яткан әйберләрне алырга ярамавы турында аңлату эшләре алып баралар, – дип сүзен тәмамлады Айдар Сәлимгәрәев.

Профилактика нәтиҗә бирә
Профилактика нәтиҗә бирә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: