Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Мошенникларга биргән акчасын кире кайтарып алалган

Чишмә районында яшәүче 77 яшьлек хатын-кыз өенә килгән курьерга үз куллары белән зур күләмдә акча биреп җибәргән. Шуннан соң гына һушына килеп, ашыгыч рәвештә 360 мең сум акча «сораган» кызына шалтыраткан. Мошенниклар шул рәвешле чираттагы корбанын алдаган. Тик бу юлы алар «кайнар эзләр буенча» кулга алынган.

Мошенникларга биргән акчасын кире кайтарып алалган
Мошенникларга биргән акчасын кире кайтарып алалган

Чишмә районында яшәүче 77 яшьлек хатын-кыз өенә килгән курьерга үз куллары белән зур күләмдә акча биреп җибәргән. Шуннан соң гына һушына килеп, ашыгыч рәвештә 360 мең сум акча «сораган» кызына шалтыраткан. Мошенниклар шул рәвешле чираттагы корбанын алдаган. Тик бу юлы алар «кайнар эзләр буенча» кулга алынган. Арытаба бу турыда тулырак язып үтәрбез.

Алданган хатынның кызы редакциягә мөрәҗәгать итеп, тиз арада җинаятьчеләрнең эзенә төшкән полиция хез-мәткәрләренә «Чишмә» гәзите аша рәхмәт белдерергә теләде.

«Февраль аенда мошенниклар әниемә, начар ишетүче 77 яшьлек пенсионерга, мин булып шалтыратканнар. Янәсе, мине машина бәрдергән, дәваханәдә ятам һәм дәвалану өчен ашыгыч рәвештә акча кирәк булган. Ике сәгать дәвамында башын катырып сөйләп, акча бирергә күндергәннәр. Ул ышанган һәм, әл-бәттә, миңа ярдәм итәргә булган. Курьер килгәч әни аңа бар булган 360 мең сум акчасын биреп җибәргән. Мин бу турыда белү белән полициягә шалтыраттым. Акчаны кире кайтаруга әлләни өмет булмаса да, гаделлек җиңәр, дип ышандым. Полиция хезмәткәрләренең җитез эш итүе нәтиҗәсендә курьерны икенче көнне үк кулга алдылар. Бәхетебезгә, акчаны тулысынча кайтарып бирделәр. Следователь Элина Саликовага, оператив уполномоченный Артур Нигамановка, участок полицейские Азат Насыйровка һәм тикшерү барышында катнашкан һәркемгә җиренә җиткереп оештырылган нәтиҗәле эшләре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә», диде ул.

Редакция уңышлы тәмамланган җинаять эше турында тулырак мәгълүмат алу өчен следователь Элина Саликовага мөрәҗәгать итте.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча тикшерү бүлеге мәгълүматларына караганда, җинаятьче стационар телефоннан шалтыраткан һәм өлкән яшьтәге кешенең башын әйләндереп, курьер аша зур суммада акча биреп җибәрергә күндергән. Ләкин, зыян күрүченең кызының уяулыгы һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең оператив гамәлләре аркасында тиз арада җинаятьчеләрнең эзенә төшә алганнар. Җинаять эше кузгатылган һәм арытаба тикшерү өчен район прокуратурасына тапшырылган.

Мошенникларга биргән акчасын кире кайтарып алалган
Мошенникларга биргән акчасын кире кайтарып алалган
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: