Әйдәгез, моның кайбер нечкәлекләрен тикшереп китик.
Бүләк итү белән васыять итүнең төп аермасы милек хокукының күчү вакыты – бүләк итү килешүе төзегәндә бүләкләнүче хокукларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында – Росреестрда теркәгән вакыттан ук милекче була. Ул шул вакыттан башлап бүләк ителгән күчемсез милек белән идарә итәргә – сатарга, бүләк итәргә, күчемсез милекне залогка салып кредит алырга яки фатирга берәрсен кертергә хокуклы. Моны «су асты ташлары» дип атап булмый, чөнки бу милекченең законлы вәкаләтләре. Тик, исәпкә алырга кирәкле мөһим бер нюанс бар – фатирны бүләккә алган кеше үлеп китсә, милекнең яңа хуҗалары булып үлгән кешенең варислары кала һәм бу варислар арасында фатирны бүләк иткән кеше үзе булмаска да ихтимал.
Шуңа бер мисал китереп үтәбез.
Картәнисе оныгына үзе яшәгән фатирын бүләк итәргә була, чөнки бердәнбер улы һәм килене белән мөнәсәбәтләре бик начар, ә оныгы әбине карарга һәм лаеклы картлык тәэмин итәргә вәгъдә итә. Тик берникадәр вакыттан соң оныгы васыять калдырмыйча кинәт вафат була, ә фатирны, закон буенча беренче чираттагы варислар буларак, аның әтисе (әби белән биш ел инде сөйләшмәгән улы) һәм оныкның хатыны мирас итеп ала. Варислар фатирны сатарга карар итәләр, ә әбигә суы да, телевизоры да булмаган иске бакча йортына күченергә кушалар.
Әлбәттә, барлык хәлләр дә начар тәмамланмаска мөмкин, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр дә хакимлек итә, әмма киләчәкне белеп булмый. Шуңа күрә нотариуслар, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, үзләре яшәгән бердәнбер торакны уйлап кына бүләк итәргә киңәш итә.
Югарыда мисалга китерелгән хәлне ничек төзәтеп була соң? Закон безгә бүләк итү килешүенә бер шарт кертергә мөмкинлек бирә, аңа ярашлы фатирын бүләк итүче бүләкне алган кешедән озын гомерлерәк булса, бүләк итү килешүен гамәлдән чыгарырга хокуклы.
Әмма, сөйләшү барышында сүзнең еш кына бүләк итү турында түгел, ә васыять итеп калдыру турында барганлыгы ачыклана.
Васыять итү – ул үзең үлгән очракта милекне кемгә дә булса калдыру. Бүләк итүдән аермалы буларак, васыятьнамәне язучы үзе исән чагында милек хуҗасы булып кала, милек белән идарә итә, васыятьнамәне үзе теләп гамәлдән чыгара ала – аны гамәлдән чыгару өчен җитди сәбәпләр дә, беркемнең ризалыгы да таләп ителми, васыятьнамә язучының теләге генә кирәк.
Васыятьнең аерым бер үзенчәлеге булуын – мирастагы мотлак өлеш турындагы кагыйдәне дә искә төшереп үтик: аның буенча мирас калдыручының балигъ булмаган яки эшкә сәләтсез балалары, эшкә сәләтсез тормыш иптәше һәм әти-әнисе васыять язуы булу-булмавына һәм аның эчтәлегендә ни язылуына карамастан, үз өлешләрен мирас итеп алалар. Бу, васыять итүче тәэсир итә алмаган, үзенә күрә бер социаль гарантия. Ул халыкның аз якланган катламнарына – балигъ яшькә җитмәгән балаларга, пенсионерларга, инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Киң таралган уйдырманы да фаш итәбез. Гражданнарга консультация биргәндә «Мин васыять язарга теләгән идем, әмма мирасны даулап алырга мөмкин булуын ишеттем» дигән сораулар да ишетергә мөмкин.
Бүләк итү дә, васыять язу да бер үк юридик көчкә ия. Әгәр килешү дөрес төзелмәү сәбәпле, васыятьне суд тәртибендә гамәлдән чыгарырга нигез бар икән, бүләк итү килешүен дә шул ук тәртиптә һәм шул ук нигезләр буенча гамәлдән чыгарырга мөмкин, тик аерма шунда, васыять төзегәндә документның законлы булуын һәрвакыт нотариус раслый ала. Варисларның берәрсенең ризасызлыгы яки гадел түгел, дип әйтүе сәбәпле генә васыятьне гамәлдән чыгарырга ярамый, ә шул сәбәпле суд процессын башлап җибәргән кешегә васыять документларын гамәлдән чыгару өчен бик җитди дәлилләр кирәк булачак.
Бүләк итү килешүе дә, ике якның теләге буенча, нотариуста теркәлергә яки гади язма формада башкарылырга мөмкин. Кайбер очракларда бүләк итү килешүе закон нигезендә нотариуста расланырга тиеш, мәсәлән, күчемсез милек объектындагы бер өлешкә хокук булса (бу кагыйдә бөтен объектны бүләк итүгә кагылмый). Барлык очракларда да килешү Росреестр органнарына җибә-релергә тиеш – хокукның яңа милекчегә күчүен теркәмичә килешүнең юридик нәтиҗәсе булмаячак. Әгәр килешүне нотариус расласа, дәүләт органнарында теркәү өчен гаризаны да ул җибәрә.
Шулай итеп, «бүләк итәргәме яки васыять итәргәме?» дигән төп сорауга җавап биргәндә, моңа төгәл генә җавап юк дип әйтергә мөмкин. Икесе дә закон тарафыннан каралган һәм үзенчәлекләре бар.
Һәрвакыт конкрет тормыш хәленнән чыгып эш итәргә кирәк, һәм берәр карарга килгәнче юрист белән киңәшләшү яхшырак булыр. Бу мәсьәлә буенча теләсә кайсы нотариаль конторада консультация ала аласыз, нотариуслар бушлай консультация бирә.
Башкортстан Республикасы Нотариаль палатасы