Чишмэ
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 август 2023, 13:43

Мотоцикл белән очканнар

Август урталарында Дурас һәм Яңа Усман авыллары арасында унбиш яшьлек үсмер «Destra» мотоциклына идарә итә алмыйча юл читенә төшеп китә.

Мотоцикл белән очканнар
Мотоцикл белән очканнар

Әлфия Вәлиева, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор

Аның янында утырган унбиш яшьлек кыз җитди зыян күрә һәм авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

Берничә көннән соң аларның яшьтәше белән дә шундый ук хәл була, ул да яланда йөргәндә «Alfa» мотоциклында әйләнә һәм имгәнеп дәваханәгә озатыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибары җәйге вакытта мототранспорт йөртүчеләргә юнәлгән. 2023 елның 14-18 августында безнең район территориясендә «Мотоцикл» дип аталган кисәтү чаралары үткәрелде.

Язгы-җәйге чор башлануга ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 12 балигъ булмаган мототранспорт йөртүче тоткарланган. Үз бурычларын үтәмәгән алты ата-анага һәм балигълык яшенә җитмәгән 16 яшьлек балаларга карата мототранспорт белән идарә итү хокуклары булмаган өчен административ материаллар төзелде.

Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: 16 яшькә

җиткән һәм автомәктәптә укып «М» категорияле таныклык алган кешеләргә генә мопедта йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, мопед, скутер, мотоцикл һәм автомобиль руле артына идарә итү таныклыгыннан башка утырган, 16 яше тулган үсмерләргә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф яный, һәм бу хәл балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тарафыннан тикшерелә.

Шулай ук хокук бозучыны профилактик исәпкә кую мәсьәләсе дә карала.

Әгәр дә сез, транспорт хуҗасы буларак, балигъ яшькә җитмәгән үсмергә транспорт белән идарә итү хокукын тапшырасыз икән, бу очракта сезгә карата административ материал төзелә һәм 30 000 сум күләмендә административ штраф салына.

 

Мотоцикл белән очканнар
Мотоцикл белән очканнар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: