Чишмэ
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 июнь 2023, 15:28

«Бурычлы» операциясе бер атна дәвам итәчәк

19-25 июньдә район территориясендә «Бурычлы» кисәтү чарасы узачак.

«Бурычлы» операциясе бер атна дәвам итәчәк
«Бурычлы» операциясе бер атна дәвам итәчәк

Рунар Исхаков, полиция капитаны, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча полиция бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары

2023 елның 5 аенда төрле хокук бозулар өчен 681 гражданин административ җаваплылыкка тартылды, шуларның 334енә штрафлар салынды. 26 хокук бозучы икеләтә күләмдә административ штрафка тарттырылды.

Административ җәзаны үтәүдән качкан өчен 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару күз уңында тотыла.

Штрафны түләмәгән очракта материаллар аны түләтү өчен суд приставлары хезмәтенә, шулай ук РФ Пенсия фондының Чишмә районындагы идарәлегенә җибәрелә.

Административ штраф салынган һәр хокук бозучыга карата аны түләттерү буенча карар кабул ителә. Түләнмәгән штрафлар турында «Дәүләт хезмәтләре» порталында мәгълүмат алырга була. Әлеге порталга кереп теркәлгәч сез төрле административ хезмәтләрдән файдалана аласыз. Шунысы уңайлы, анда яңа штрафлар турындагы мәгълүмат  күренеп торачак. Кирәк булганда «Проверка штрафов» опциясенә күчеп карый аласыз.

Административ штрафлар булу-булмау турында шулай ук түбәндәге адрес буенча белә аласыз: Чишмә поселогы, Тракт урамы, 7 (Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча административ практика кабинеты, полиция начальнигы урынбасары, полиция капитаны Р. Р. Исхаков, тел.: 8-987-094-5244).

«Бурычлы» операциясе бер атна дәвам итәчәк
«Бурычлы» операциясе бер атна дәвам итәчәк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: