Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 Май 2023, 12:01

Йорт кошларын дачада асрарга мөмкинме?

Чишмә районы территориясендә 100гә якын бакча һәм дача ширкәте бар. 2023 елдан башлап законда дача һәм бакча участоклары хуҗаларына турыдан-туры кагылышлы берничә үзгәреш кертелде.

Йорт кошларын дачада асрарга мөмкинме?
Йорт кошларын дачада асрарга мөмкинме?

Җәй алдыннан күчемсез милек өлкәсендә дачникларга кагылышлы төп үзгәрешләр турында язып китәбез. Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Линар Хисамов белән әңгәмәдә сүз шул турыда.

– Агымдагы елның 1 гыйнварыннан дачникларга үз участокларында тавыклар, үрдәкләр, казлар һәм куяннар асрарга рөхсәт итүче закон үз көченә керде.

– Әйе, дөрес, законда шундый яңалык бар. Әйтергә кирәк, электән мал-туар асраган күршеләреннән зарланып мөрәҗәгать иткән гражданнар булгалады. Барып, хокук бозу фактын ачыкларга, җир турындагы законны бозмауларын таләп итәргә туры килә иде.

– Искәртеп үтик, сүз электән җимеш агачлары, яшелчә-җимеш һәм җиләк үстерергә генә рөхсәт ителгән бакча участоклары турында барамы?

– Әйе, нәкъ шулай, хәзер бакча җирләрендә бары тик үз ихтыяҗың өчен һәм билгеле шартларны үтәгәндә генә кош-корт һәм куяннар үрчетергә мөмкин. Икенчедән, әлеге участок урнашкан территория өчен шәһәр төзелеше регламентында авыл хуҗалыгы терлеген үрчетүгә рөхсәт булырга тиеш, яки муниципалитет хакимиятеннән рөхсәт алырга кирәк. Участокта шулай ук ветеринария нормалары, санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары үтәлергә тиеш.

– Ленар Вольдемарович, ә участок урнашкан территориядә, гомумән, мал асрау рөхсәт ителәме-юкмы икәнен ничек ачыкларга?

– Моның өчен район хакимиятенә барып шәһәр төзелеше регламентын алырга кирәк, анда бакча участогы урнашкан территорияне нинди максатта файдалану рөхсәт ителүе турында мәгълүмат бар. Әгәр рөхсәт ителгән исемлектә авыл хуҗалыгы терлеге һәм кош-корт асрау мөмкинлеге күздә тотылса, димәк, сезгә карата сораулар тумаячак. Әгәр рөхсәт ителгән куллануның мондый төре «шартлы рөхсәт ителгән»гә карый икән, рөхсәт сорап хакимияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– «Дача амнистиясе» үз көчендә каламы?

– Әйе, 2031 елның мартына кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, шәхси гараж һәм торак төзелеше һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектлары өчен җир участокларына карата хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән схемасы гамәлдә.

Исегезгә төшерәбез, бакча йортларына һәм торак йортларга милек хокукын теркәү өчен Росреестрга җир участогына хокук билгеләүче документлар һәм кадастр инженеры тарафыннан әзерләнгән объектның техник планын тапшыру да җитә.

Йорт кошларын дачада асрарга мөмкинме?
Йорт кошларын дачада асрарга мөмкинме?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: