Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
5 Май 2023, 12:06

Урманнарга керү тыела

Башкортстанда гражданнарга 30 апрельдән 15 майга кадәр урманнарга бару һәм транспорт белән керү тыела.

Урманнарга керү тыела
Урманнарга керү тыела

Бу чикләүләр БР Урман хуҗалыгы министрлыгы чыгарган боерыкта язылган. Әлеге вакытта Башкортстанда IV класс янгын хәвефе гамәлдә.

30 апрельдән башлап урманнарда  көн саен патруль йөри. Алар боерыкны бозучыларны административ җаваплылыкка тарттыра. Урманга барырга яки транспорт белән керергә батырчылык итүчеләрне җитди штрафлар көтә. Гражданнарга 40 мең сум штрафтан алып өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Юридик затлар өчен штраф күләме 600 мең сумнан бер миллион сумга кадәр тәшкил итә. Ә урманда янгын чыгарганда миллион сумнан алып ике миллион сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Бу боерык урманнарны саклау һәм агачлар утырту белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый. Әгәр урманнарда янгыннар дәвам итсә, чикләү вакыты озайтылачак.

Урманда янгын чыкканны күрү белән, кичекмәстән 8 (347) 218-1414 телефоны буенча БР Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче төбәк диспетчерлык хезмәтенә яки 8-800-100-9400 телефоны буенча Урман сагына хәбәр итәргә кирәк.

Урманнарга керү тыела
Урманнарга керү тыела
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: