Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 Май 2023, 17:27

Алдаркараклар кармагына эләкмәгез

Чишмәдә яшәүче бер ир инвестицияләр алырга теләп, алдакчылар тозагына эләккән. Өч ай эчендә дүрт миллион сум акчасыннан колак каккан.

Алдаркараклар кармагына эләкмәгез
Алдаркараклар кармагына эләкмәгез

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Айдар Галиев халыкны шул турыда кисәтә, инвестиция вәгъдә итеп, чынлыкта сезнең акчаны кулга төшерергә телиләр, ди ул. Гадәттә, бу эш берничә айга сузыла. Кем дә булса социаль челтәрләрдә  үз бизнес-планын урнаштырса, шулай ук инвестицияләр турында комментарийлар калдырса, аның мәгълүматлары җиңел генә мошенниклар кулына эләгә. Алар шалтыратып, үзләрен инвестицияләр буенча менеджер, дип таныштыра һәм үз хезмәтен вәгъдә итә.

Чишмәдә яшәүче ир белән дә шулай булган. Кызганычка каршы, ул полициягә бик соң мөрәҗәгать иткән. Һәм мошенникларның ничек эш итүе турында сөйләгән. Үзен менеджер дип таныштырган кеше аңа биш мең сум түләп, платформа эшчәнлеге белән танышырга тәкъдим иткән. Ир башта акчасын процентлар белән кире кайтара алган. Шуннан соң, тиз арада зур сумма аласың килсә, 900 мең сум акча җибәр, дигән тагын бер тәкъдим килгән. Ул кызыгып, алар әйткәнчә эшләгән. Аннары шулай тагын берничә тапкыр акча җибәргән, нәтиҗәдә ике ай эчендә дүрт миллион сумлап акчасыннан колак каккан. Шунысы кызыклы, фонд базарында мошенниклар чынлап та кереме булган кешеләрне генә эләктерә, чөнки ул арытаба зур суммада кредит алала. Чишмәдә яшәүче ир исә клиентның кереме турында мәгълүмат сорамаган коммерция банкларыннан кредитлар алган. Әмма ахыр чиктә аңа кредит бурычларын тулысынча түләргә туры киләчәк.

Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Айдар Галиев билгеләп үтүенчә, кешеләрне шул рәвешле алдап, акчаларын алып ятучы җинаятьчеләрне табып та, җәзага тарттырып та булмый, чөнки алар үзләре дә, банктагы исәпләре дә Рәсәйдән читтә.

Әгәр сезгә инвестицияләр өлкәсендә менеджер булып шалтыратсалар, җавап бирмәгез, телефоныгызны сүндереп куегыз – бу мошенниклар. Акчаны беркайчан да җиңел юл белән генә табып булмый.

Фото: «Башинформ» МА, Ксения Калинина

Алдаркараклар кармагына эләкмәгез
Алдаркараклар кармагына эләкмәгез
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: