Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 апрель 2023, 13:21

Дачниклар өчен яңа кагыйдәләр

Электр һәм су белән тәэмин итү, юллар торышы, чүп-чар түгү мәсьәләсе... Бу проблемаларны бүген дәүләт ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Тик ничек? Кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм бу очына чыга торган мәсьәләме?

Дачниклар өчен яңа кагыйдәләр
Дачниклар өчен яңа кагыйдәләр

Шул җәһәттән узган атнада Чишмә районында үткән бакчачылар конференциясендә катнашучылар белән фикер алыштык.

Алкин авыл Советының Бочкаревка авылындагы «Спорт – отдых» бакчачылык ширкәте рәисе Алексей Цигельников җыелышка трассадан тимер юл тоннеленә кадәр юл проблемасын хәл итүдә ярдәм сорап килгән.

– Бу юлдан алты бакча ширкәтенә сезон дәвамында көн саен өч меңнән артык кеше йөри. Шуларның 15 проценты анда ел әйләнәсенә яши. Тар юл куаклар белән капланган. Борчылабыз, чөнки машина чокырга очарга ихтимал. Иң хәвефле урыннарга үз көчебез белән киртәләр куеп, кисәтү өчен аншлаглар урнаштырдык, юлларга вак таш салдык. Әмма проблема болай гына хәл ителмәячәк, – дип зарлана Алексей.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров бакчачыларга кагылышлы барлык проблемалардан хәбәрдар. «SMART-садовод» программасы буенча бюджеттан финанслау рәвешендә дәүләт ярдәме белән узган елда дача юлларын, электр белән тәэмин итүне һәм башка көнүзәк проблемаларны хәл итү мөмкинлеге барлыкка килгән. Үткән елда бакча ширкәтләрендә 12 миллион сумлык юллар ремонтланган. Быел БР Транспорт министрлыгына бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау темасына тугыз муниципалитеттан гариза җибәрелгән. Эш планы төзү өчен Чишмә районы юллары да каралган.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Азат Гайнуллинга комиссия төзеп, берничә мәсьәлә буенча тикшерү уздырырга һәм карар чыгарырга йөкләнде. Ришат Әнис улы, хакимият һәм район оешмалары көче белән генә барлык мәсьәләләрне хәл итеп булмаячагын билгеләп үтте. Чаган куакларын бакчачыларны җәлеп итеп, даими өмәләр оештырып кисәргә кирәклеген әйтеп, агачларны чыгарып түгү өчен махсус техника белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде.  Ришат Мансуров ассызыклаганча, халыкның актив булуы – дәүләт программаларында катнашуы мөһим. «Чишмәэнергосервис» МУП директоры Альберт Газиев та аның фикере белән килешә. Бакча ширкәтләре балансындагы электрчелтәрләрнең 70-90 проценты 100 процент тузган. Ләкин проблеманы республика тарафыннан финанс ярдәм күрсәтеп хәл итәргә мөмкин. Альберт Рамил улы сүзләренә караганда, әлеге вакытта субсидиягә бер бакча ширкәте дәгъва итә. «Кооператор» һәм «Чишмәэнергосервис» оешмасы арасында килешү төзелгән. Ләкин республика бюджетыннан акча алу өчен бакчачыларга үзләренә дә акча җыярга кирәк, аннан соң гына аны кире кайтаруга гариза бирергә мөмкин – максатчан файдалану булырга тиеш. Тик башкача түгел. Барлык эшләр тәмамланганнан соң, ширкәт БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына субсидия алу һәм дачниклар сарыф иткән акчаның 50-90 процентын кире кайтару өчен гариза бирәчәк.

Хакимият башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов билгеләп үткәнчә, 2023 елда  республика бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтү программасы буенча 250 миллион сумга якын акча бүлеп бирергә планлаштыра. Димәк, Чишмә районы бакчачыларының проблемаларны хәл итү мөмкинлеге арта.

Дачниклар өчен яңа кагыйдәләр
Дачниклар өчен яңа кагыйдәләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: