Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 апрель 2023, 14:00

Балалар кәнәфие, штрафлар һәм ришвәт бирү турында…

Гәзит хәбәрчесе Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Руслан Байков белән интервьюда юл кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне җәзага тарттыру темасына кагылышлы сораулар бирде.

Балалар кәнәфие, штрафлар һәм ришвәт бирү турында…
Балалар кәнәфие, штрафлар һәм ришвәт бирү турында…

Юллардагы хәвефсезлек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү беркайчан да көнүзәк мәсьәлә булудан туктамый.

Гәзит хәбәрчесе Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Руслан Байков белән интервьюда юл кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне җәзага тарттыру темасына кагылышлы сораулар бирде.

– Руслан Хәмит улы, балаларны машинага утыртып йөртүчеләрнең күбесе әле булса хәвефсезлек җайланмалары куллануның мөһимлеген санга сукмый. Аларга хокук бозган өчен нинди җәза каралган?

– Чишмә районы буенча дәүләт автоинспекциясе кечкенә пассажирларны йөртү хәвефсез булырга тиешлеген, һәм балалар өчен махсус җайланмалар кулланырга кирәклеген искәртә. Башка чаралар тыелган. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен шоферга 3 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. Әгәр бала, салонда кәнәфи булып та, әнисенең кулында булса, бу барыбер хокук бозу санала һәм штраф салына. Яңа туган балалар һәм авырлыгы аз булган сабыйлар кулда түгел, ә автолюлькаларда йөртелер-гә тиеш. 20 марттан 7 апрельгә кадәр районда «Игътибар – балалар!» акциясе узды, һәм инде 15 шофер балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды.

– Сатып алынган транспорт чарасын күпме вакыт эчендә ЮХИДИдә исәпкә куярга мөмкин? Бу процессны озакка сузган өчен нәрсә яный?

– Һәр автомобиль хуҗасы транспорт чарасын Дәүләт авто-инспекциясендә исәпкә куярга, машина сатып алганнан соң ун көн эчендә гариза язарга тиеш. Югыйсә, автомобиль хуҗасына 1500дән 2000 сумга кадәр штраф салына (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.22 маддәсенең 1 өлеше). Ел башыннан 30 машина хуҗасына шуның өчен штраф салынган. Автоинспекциядә теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән өчен 500-800 сум штраф салу каралган. Кабат хокук бозган кеше 5 мең сум күләмендә штраф түли яки 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

– Дәүләт автоинспекциясе штрафларны вакытында түләү мөһимлеге турында искә төшереп тора. Ә аны түләмәүчеләргә нәрсә яный?

– Штраф – хокук бозу өчен билгеләнгән җәзаның иң киң таралган һәм нәтиҗәле ысулы. Штраф законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Төрле сәбәпләр аркасында түләргә теләмәгән гражданнар категориясе бар. Алар вакытында түләнмәгән штрафның тагын бер хокук бозу булуы турында уйламыйлар (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсенең 1 өлеше). Бу очракта штраф суммасы икеләтә күләмдә арта яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә. Һәрхәлдә, беренче штраф та түләнергә тиеш. Чишмә районында ел башыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча 20дән артык кеше җавапка тарттырылган.

– Руслан Хәмит улы, ә вазифаи затка ришвәт бирү нәрсәгә китерә?

– Исегезгә төшерәбез, вазифаи затка ришвәт бирү авыр җинаятьләр категориясенә керә (РФ ҖК 291 маддәсе). Ул 4 млн сумга кадәр штраф яки 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Коррупция характерындагы җинаять өчен ришвәт алган икенче як та җавап бирә. Алар өчен җәза РФ Җинаять кодексының 290нчы маддәсе буенча билгеләнгән һәм 5 млн сумга кадәр штраф салу, яки

15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Юл-патруль хезмәтенең барлык автомобильләре видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, автомобильнең тышкы һәм эчке ягы да төшерелә. Моннан тыш, юл-патруль хезмәте инспекторларының киеменә беркетелгән видеокамера да бар.

Балалар кәнәфие, штрафлар һәм ришвәт бирү турында…
Балалар кәнәфие, штрафлар һәм ришвәт бирү турында…
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: