Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
31 март 2023, 12:51

Уяу булыгыз!

Мошенниклар «Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасын күбрәк куллана. Алар ешрак өлкән яшьтәге кешеләргә шалтырата. 

Уяу булыгыз!
Уяу булыгыз!

81 яшьлек пенсионерны да шул рәвешле алдарга маташканнар. Билгесез кешеләр аңа улы булып шалтыратып, машина белән бер кызны бәрдердем, дип хәбәр иткәннәр. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен 900 мең сум акча кирәк дип сораганнар. Пенсионер шикләнеп телефонын сүндергән, әмма «актер» кабат шалтыратырга маташкан. Нәтиҗәдә, ир полициягә мөрәҗәгать иткән, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәлегенең матбугат хезмәте.

Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков, архив

Уяу булыгыз!
Уяу булыгыз!
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: