Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
10 март 2023, 11:06

Дәүләт бүләкләрен сатып алган

Уфа полициясе Рәсәй Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы идарәлеге материаллары буенча РФ Җинаять кодексының 324 маддәсе буенча («рәсми документлар һәм дәүләт бүләкләрен сатып алу яки сату») җинаять эше кузгатты.

Дәүләт бүләкләрен сатып алган
Дәүләт бүләкләрен сатып алган

Башлангыч тикшерү мәгълүматлары буенча, Уфада яшәүче 55 яшьлек ир узган ел-ның февраленнән сен-тябренә кадәр төрле кешеләрдән Бөек Ватан сугышы чорындагы казанышлар өчен дәүләт бүләкләре сатып алган. Мәгълүмат табу өчен төрле интернет-мәйданчыклардан файдаланган.

Ир Бөек Ватан сугышына катнашы булган дәүләт бүләкләре эзләгән. Бу вакыт эчендә ул төрле дәрәҗәдәге 50дән артык дәүләт бүләге сатып алган.

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, экспертлар бүләкләрнең тәртип номеры булуын, музейлар һәм мәдәни-тарихи мирас фондына каравын ачыклаган. Әлеге әйберләрнең гомуми бәясе 2 миллион сумнан артык тәшкил итә.Моннан тыш, 55 яшьлек ир яшәгән фатирда законсыз сакланган совет чорындагы хәрби корал табылган.

«Башинформ» МА

Дәүләт бүләкләрен сатып алган
Дәүләт бүләкләрен сатып алган
Автор:
Читайте нас: