Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 февраль 2023, 15:17

Браконьерлык өчен җавап бирергә туры киләчәк

Браконьерлык – ул законсыз сунарга чыгу, кыргый хайваннарны аулау һәм үтерү. Бу бүгенге көндә кайбер җәнлекләрнең юкка чыгуының төп сәбәбе.

Браконьерлык өчен җавап бирергә туры киләчәк
Браконьерлык өчен җавап бирергә туры киләчәк

– 2023 ел башыннан безнең контрольдә булган территориядә өч браконьерлык очрагы ачыкланды, – дип хәбәр итте Чишмә районының «Абрай аучылык хуҗалыгы ассоциациясе» җәмгыяте генераль директорының хәвефсезлек буенча урынбасары Әлфәт Собханкулов.

12 гыйнвар төнендә Абрай янында кыр кәҗәсен атканнар. Җина-ятьчеләр ату тавышына килгән егерьләрне күреп, «Митсубиши Аутлендер» машинасында качарга тырышканнар. Мәҗбүри туктатканнан соң машинадан атылган кыр кәҗәсе түшкәсе һәм шома көпшәле мылтык табылган. Браконьерлык белән Дәүләкән ягыннан килгән дүрт кеше шөгыльләнгән.

21 гыйнварда Әлфәт Собханкулов территорияләрне карап йөргәндә Чувалкип тирәсендәге урманлыкта коңгырт төстәге тамчылар һәм каргизәр эзләре күрә. Бу юлы 37 яшьлек Уфа кешесе браконьер булып чыга. Җинаять урынында чабылган ит кисәкләре, кыр кәҗәсе тиресе, «Тигр» маркалы мылтык һәм «Ямаха» каргизәре тартып алынган.

Законсыз ауның өченче факты буенча тикшерү бара. Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 258нче маддәсе буенча законсыз аучылык өчен җинаять җаваплылыгы каралган. РФ Җинаять кодексының 258нче маддәсенең 1нче өлеше законсыз ау белән зур зыян китергән, кошларны һәм җәнлекләрне механик транспорт чарасы яки һава судносы, шартлаткыч матдәләр, газлар яки күпләп юк итүнең башка ысулларын кулланган;  сунарчылык итү тулысынча тыелган, аеруча саклана торган табигать территориясендә, экологик афәт яки гадәттән тыш экологик хәл булган урыннарда кошларны һәм җәнлекләрне аулаган өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Мәсәлән, РФ Җинаять кодексының 258 маддәсенең 1нче өлеше буенча штраф 200дән 500 мең сумга кадәр арттырылган, мәҗбүри эшләр һәм кулга алу ике елга кадәр иректән мәхрүм итүгә алыштырылган. РФ Җинаять кодексы-ның 258нче маддәсенең 2нче өлеше буенча, шул ук җинаятьне үз вазифаңнан файдаланып яки башкалар белән алдан сөйләшеп кылган өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

Браконьерлык өчен җавап бирергә туры киләчәк
Браконьерлык өчен җавап бирергә туры киләчәк
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: