Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 февраль 2023, 15:35

Җәяүле һәр очракта да хаклы түгел

Җәяүлене һәрвакыт хаклы, ә юл-транспорт һәлакәтендә кеше өстенә барып менгән машина йөртүчене гаепле, дип саныйлар.

Җәяүле һәр очракта да хаклы түгел
Җәяүле һәр очракта да хаклы түгел

2022 елда Чишмә районында 43 юл-транспорт һәлакәте булган, 8 кеше үлгән һәм 53 кеше җәрәхәтләнгән.

Җәяүлене һәрвакыт хаклы, ә юл-транспорт һәлакәтендә кеше өстенә барып менгән машина йөртүчене гаепле, дип саныйлар.

– Чишмә районында бер ел эчендә җәяүлеләрне бәрдерүнең ун очрагы теркәлгән. Өч кеше һәлак булган, җидесе исән калган. Ун очракның сигезендә җәяүлеләр үзләре гаепле. Бу еш кына юл кагыйдәләрен үтәмәүче кешеләр, алар тиеш булмаган урында юл аша чыгалар, шул сәбәпле фаҗигале хәлләр була, – дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева.

Җәяүлеләрнең бишесе тәүлекнең караңгы вакытында бәрдерелгән. Берсенең дә киемендә яктылык кайтару элементлары булмавы ачыкланган.

– Ничек инде үзеңне хәвеф астына куеп, кичке вакытта кара киемнән юл читеннән барырга мөмкин?! Салмыш ирләр генә түгел, еш кына хатын-кызлар да шулай таптала. Күрмичә берәрсен бәрдереп китмим дип карап, күзләрем тала, – дип ачулана шофер Артем Головин.

Әлфия Марат кызы да аның белән килешә, чөнки машина йөртүче кеше кара киемдәге җәяүлене шунда ук күрә алмый. Шунсы да бар, машина астына эләккән һәр өченче җәяүле исерек була. Ә исерек кеше уяулыгын югалта һәм кайдалыгын да белми.

Фото: «Башинформ» МА, Ксения Калинина

Җәяүле һәр очракта да хаклы түгел
Җәяүле һәр очракта да хаклы түгел
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: