Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 гыйнвар 2023, 10:39

Закон сагында

Нияз Сираҗетдинов, район прокуроры 12 гыйнварда Рәсәй Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелде. Бу бәйрәм – үзен дәүләткә хезмәт итүгә һәм законнар үтәлешен күзәтүгә багышлаган кешеләргә чын күңелдән хөрмәт күрсәтү билгесе.

Закон сагында
Закон сагында

Бу көннәрдә без ветераннарыбызны искә алабыз, алга куелган бурычларны алар тәҗрибәсенә һәм белеменә таянып уңышлы башкарабыз.

Безнең күзәтчелек ведомствосы закон сагында тора, гражданнарның һәм оешмаларның законлы хокукларын яклый, коррупция күренешләрен бетерү, гражданнарның хокукларын торгызу, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү буенча барлык мөмкин булган чараларны күрә.

Әйтик, узган елда район прокуратурасы федераль законнарның үтәлешен тикшерү, гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм ирекләрен яклау барышында 1123 закон бозу очрагын ачыклады. Закон бозуга юл куймау максатында 657 акт төзелде, дүрт җинаять эше кузгатылды. Прокуратура күзәтчелеген гамәлгә ашыруның ачык мисалларының берсе – хезмәткәрләргә җәмгысы 1,5 миллион сумнан артык эш хакын түләттерүгә ирешү.

Алты кеше шулай ук прокуратура ярдәмендә кыйммәтле дару препаратлары белән тәэмин ителде. Прокурорның вакытында чара күрүе нәтиҗәсендә ятим балаларга фатир бирү турында 4 дәгъва канәгатьләндерелде, 14 ятим уңайлы фатирлар алды, машина юлларын һәм юл инфраструктурасын тиешенчә карамау, шулай ук территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды һәм бетерелде.

2022 елда прокуратура башлангычы буенча хезмәт хакын түләмәү, чит ил гражданнарын ялган теркәү һәм агачларны законсыз кисү фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Прокурорның дәгъва гаризалары буенча хокук бозучылардан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 6,5 миллион сумнан артык акча түләттерелде. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан 312 җинаять эше буенча судта дәүләт гаепләве хупланды.

Гражданнарның район прокуратурасына мөрәҗәгатьләре артты. 2022 елда, мәсәлән, 900дән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Прокуратура хезмәткәрләре аларның һәрберсе буенча  хокукларны яклау  һәм гаделлекне торгызу өчен мөмкин булган барлык чараларны күрде.

Хөрмәтле ветераннар һәм прокуратура хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Рәсәй Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Эшебез җәмгыятькә файда китерсен һәм ирешелгән нәтиҗәләр канәгатьлек алып килсен.                                             

Закон сагында
Закон сагында
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: