Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 декабрь 2022, 10:35

Күршенекен урлаган

Элек хөкем ителгән Оренбург кешесе Чишмә поселогында буш торган шәхси йортлар янында вакытлыча фатир алып яшәгән.

Күршенекен урлаган
Күршенекен урлаган

Көннәрдән бер көнне 29 яшьлек ир, батырлык өчен спиртлы эчемлек «салып алгач», җинаять юлына баскан – ике йорттан триммер һәм ресивер урлаган, шулай ук бер уңайдан хатын-кызлар тунын да чәлдереп чыккан.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә поселоктага йортларны талау турында ике хәбәр килә. Бер-берсенә күрше генә урнашкан йортларның хуҗаларына китерелгән гомуми зыян күләме якынча 35 мең сум тәшкил итә.

Полицейскийлар җинаятьчене эзләргә керешә. Бер йортның ватылган тәрәзә пыяласындагы коңгырт төстәге тапларга игътибар итәләр. Карак челпәрәмә килгән тәрәзә аша кергәндә киселгән, күрәсең, Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач, аларның фаразы раслана.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре Оренбург кешесен тоткарлый. Аның Чишмә поселогында ярты ел арендага фатир алып яшәве ачыклана. Ул үз гаебен таный. Полицейскийлар аның торагыннан хатын-кызлар туны һәм ресивер табып ала, ә триммерны ул мең сумга сатарга өлгерә.

Фаразлау буенча, карак түбәндәгечә эш иткән: шәхси йортларда беркем юклыгын белеп алгач, башта тәрәзә пыяласын ватып бер өйгә, аннары күршедәгесенә керә. Урланган товарларны сатарга, ә акчасын үз ихтыяҗына тотарга ниятли.

Урлау факты буенча Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2нче һәм 3нче өлешләрендә каралган билгеләр буенча җинаять эшләре кузгатылган. Карак кулга алынган.

Күршенекен урлаган
Күршенекен урлаган
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: