Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
14 декабрь 2022, 12:00

Акчагызны урлауга юл куймагыз!

Уяу булыгыз!

Акчагызны урлауга юл куймагыз!
Акчагызны урлауга юл куймагыз!

2022 елның ноябрендә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать иткән 49 яшьлек ир банк картасыннан акча алынуы турында хәбәр итә.

Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре акчаларның алдау схемасы кулланып урланганлыгын ачыклый. Бу көнне иргә кемдер полиция хезмәткәре булып шалтырата. Ул аңа «Сезнең картадан акчагызны урларга уйлыйлар, шуңа күрә телефонда вирус барлыгын тикшерү өчен саклаучы кушымта куярга кирәк», ди. Ир ул кушканнарны үтәгәннән соң, билгесез зат банк картасын файдаланып, 150000 сум күләмендә акча урлый. 

Аферистлар карта хуҗасын шул рәвешле алдап, аңардан сорап алган смс-код кулланып баеган.

Моңа охшаш мисаллар күп. Быел гына да Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге тарафыннан 42 алдау очрагы теркәлгән, шуларның 75%тан артыгы дистанцион рәвештә эшләнгән. Һөҗүм итүчеләр бер генә максат – сезнең акчагызны алу өчен әллә ниләр уйлап табарга сәләтле.

Онытмагыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да банк картасы номерын, парольләрне һәм смс-кодларны сорамый. Аларны сорап шалтыратучылар булса, телефонны сүндерегез һәм үзегезнең банкның «кызу линия»сенә шалтыратыгыз.

Уяу булыгыз!

Акчагызны урлауга юл куймагыз!
Акчагызны урлауга юл куймагыз!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: