Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 декабрь 2022, 10:04

Квадроцикл – балаларга бүләк түгел!

Чишмә районында быел балигъ яшькә җитмәгән килеш мототранспорт белән идарә иткән сигез үсмер тоткарланган.

Квадроцикл – балаларга бүләк түгел!
Квадроцикл – балаларга бүләк түгел!

Малайларның матайга атланып йөрүе фаҗигале тәмамланырга да мөмкин иде. Менә шуңа бер мисал: Дим авылында унөч яшьлек үсмер скутерга идарә итә алмыйча тимер шлагбаумга барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, ул төрле имгәнүләр белән Уфа шәһәренең Республика балалар клиник дәваханәсенә озатылган. Чишмә районы Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан балигъ булмаганнарның ата-аналарына карата беркетмәләр төзелгән. 

Мопедлар, скутерлар, питбайклар, квадроцикллар... Ата-аналар сөекле балаларына нәрсә генә сатып алмыйлар.

«Барсы да йөри бит, шуңа күрә сатып алдык», «Туган көненә шундый бүләк сорады, үтенечен кире какмадык инде», – ди алар үзләренең кылыгын аңлатып.

Ата-аналар боларның велосипед һәм самокат кына түгел, ә катлаулы техника булуын һәм уенчык түгеллеген оныта.

Соңгы вакытта Чишмә районында, шулай ук бөтен ил буенча, аеруча 14–15 яшьлек малайлар арасында питбайкларда йөрү модасы китте. Ни өчен ата-аналар балаларының кубызына бииләр һәм куркыныч уенчыклар бүләк итәләр соң? Мопедларда һәм скутерларда йөрүнең фаҗигагә китерүе турында уйламыйлармы?!

Бу турыда без район хакимияте карамагындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе урынбасары Алсу Сәхибгәрәева белән әңгәмәләштек. 

– Агымдагы елның тугыз аенда 147 административ эш тикшерелде. Шуларның тугызы юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозуларга кагылышлы. Алты ата-ана балигъ булмаган балаларына карата үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсенең 1нче кисәге буенча административ җаваплылыкка тарттырылды.

Өч бала машинага идарә иткәндә тоткарланды, шуларның берсе төнлә хәтта Уфага кадәр барып җиткән. Ярый әле, барысы да бәла-казасыз тәмамланды. Квадроциклда йөргәндә юл читенә төшеп, электр баганасына бәрелгән җиде яшьлек малай да, бәхеткә, исән калды, тик тәне пешеп дәваханәгә салынды. Әйткәндәй, квадроциклны малайның туган көненә әтисе бүләк иткән булган.

Быел шулай ук питбайкка идарә итүче үсмерләргә карата ике материал тикшерелде. Административ хокук бозулар турындагы кодекска ярашлы, балигъ булмаганнарның ата-аналары штрафка тарттырылды.

Форсаттан файдаланып, ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Баланы ярату –  ул кыйммәтле һәм аның гомере өчен куркыныч бүләк сатып алу дигән сүз түгел. Балаларыгызга күбрәк вакыт бүлегез, игътибар күрсәтегез. Буш вакытта нәрсә эшләве, кем белән аралашуы турында кызыксыныгыз, шул ук вакытта таләпчән дә булыгыз. Нәрсәнең «яхшы» һәм нәрсәнең «начар» икәнен аңлатыгыз. Чөнки, беренче чиратта, тәрбия гаиләдән башлана. Үзегезне ничек тотуыгыз, гамәлләрегез балаларыгыз өчен үрнәк булып тора.

 

Фото: Ачык чыганаклардан

Квадроцикл – балаларга бүләк түгел!
Квадроцикл – балаларга бүләк түгел!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: