Чишмә районы суды ике кечкенә баласы мәнфәгатьләрен яклаучы хатынның таләпләрен канәгатьләндерү турында карар чыгарды.
Судта дәгъвачының тормыш иптәшенең, үткән елның июнь аенда Нижневартовск шәһәрендә «Самотлорнефтепромхим» җәмгыятенең автомобиль кранында эшләүче машинистның, предприятие территориясеннән тимер-томыр калдыкларын җыештыруы билгеле булды. Йөкне эләктергәннән соң автокранның күтәргече ычкынып киткән һәм ул утырган кабинаны изгән, шул сәбәпле машинист һәлак булган.
Эш бирүченең хезмәтне тиешенчә оештырмавы һәм эшчеләргә хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрне өйрәтмәве бәхетсезлек очрагына китергән.
Чишмә районы прокуратурасы судта хатынның рухи зыянны компенсацияләү турындагы таләбен хуплады. Суд предприятиегә мәрхүмнең туганнары файдасына 2 миллион 400 мең сум акча түләргә хөкем карары чыгарды.