Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 октябрь 2022, 09:32

Алтын бәясенә төшкән стабилизатор

Чишмәдә яшәүче 67 яшьлек хатын таныш булмаган кешеләрдән 10 000 сумга стабилизатор сатып алган.

Алтын бәясенә төшкән стабилизатор
Алтын бәясенә төшкән стабилизатор

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге мәгълүматларына караганда, Киров урамындагы 7нче йортта яшәүче райондашыбыз мошенниклар кармагына эләккән.

Җинаятьчеләр икәү – берсе ир, икенчесе хатын-кыз булган. Алар аны бу приборның кирәклегенә ышандырганнар һәм хәтта, өстәп акча түләсә, куеп бирергә дә тәкъдим иткәннәр. Аннан соң ул килешү кәгазенә кул куйган, соңрак бу кәгазьнең бернинди юридик көчкә ия булмавы ачыкланган. Ә түләнгән 10 000 сум, янәсе, аванс кына булган. Стабилизатор һәм аны урнаштырган өчен гомуми бәя тагын да югарырак – 17 мең сум тәшкил иткән.

Җинаятьчеләр икенче көнне стабилизаторны урнаштыру өчен килергә вәгъдә бирсәләр дә, башкача күренмәгәннәр.  

Хөрмәтле чишмәлеләр, таныш булмаган кешеләрне өйгә керткәндә уяу булыгыз. Документларын тикшерегез һәм нәрсәгә кул куюыгызны игътибар белән укыгыз. Онытмагыз – сез һәрвакыт якыннарыгызга шалтыратып киңәшләшә аласыз. Беренче тапкыр күргән, таныш булмаган кешеләрнең сүзләренә ышанмагыз.

Бүгенге көндә әлеге җинаятьчеләр табылмаган. Күзәтү камерасыннан алынган фотолары һәм ак төстәге «LADA Vesta» машинасында йө-ри, дигән фараз гына бар.

Әгәр бу турыда нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, 8 (999) 741-1984 телефоны буенча шалтыратып, кизү бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Алтын бәясенә төшкән стабилизатор
Алтын бәясенә төшкән стабилизатор
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: