Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 сентябрь 2022, 11:00

Мошенниклар үз корбаннарын Чишмәдә таба

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта янә телефон аша мошенниклык очраклары ешайган.  Мәсәлән, күптән түгел Чишмәдә яшәүче 38 яшьлек иргә көндез телефоннан шалтыраталар. 

Мошенниклар үз корбаннарын Чишмәдә таба
Мошенниклар үз корбаннарын Чишмәдә таба

Шалтыратучы үзен бер банкның хәвефсезлек хезмәткәре дип таныштыра һәм билгесез кешеләр сезнең банк картасындагы акчагызны үзләренә күчерергә маташа, дип хәбәр итә.

Ир мошенникка ышанып, банк исәбе номерын һәм онлайн банкның шәхси кабинетына керү өчен паролен әйтә. Шул рәвешле ул акчасын саклап калам, дип уйлый. Ә нәтиҗәдә, банк исәбендәге 300 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.

Мошенниклар кулланган схемалар беркем өчен дә сер түгел. Шулай да алар кармагына эләгүчеләр һаман бар. Уяу булыгыз!

Еш кына мошенниклар банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар. Бу алар өчен отышлы. Чөнки эш акчага һәм аның сакланышына бәйле булса, кешеләр ярдәм итәргә әзер торган банк хезмәткәрләренә ышана.

Район халкы полициягә ешрак шуңа охшаш алдану очраклары буенча мөрәҗәгать итә. Әйтик, сезгә банктан шалтыратып, акчагызны урларга яки сезнең исемнән кредит алырга омтылулары турында хәбәр итәләр. Әгәр ышансагыз, алдаучы сезне кулдан ычкындырмаска тырыша. Ул акчаларны, һичшиксез, икенче исәпкә күчерергә яки мошенниклардан алданрак кредит алырга кирәк, дип ышандыра башлый. Шуннан соң сез акчагызны бүтән күрмәячәксез.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аңлатуынча, банк хезмәткәрләре беркайчан да үзләре шалтыратмыйлар, банк исәбе яки карта мәгълүматларын сорамыйлар. Әгәр дә шикләнәсез һәм акчаларыгызны кемдер банк картасыннан алырга маташа, дип уйласагыз, мошенник белән сөйләшүдән туктагыз һәм банкның рәсми телефоны буенча шалтыратып, әлеге мәгълүматны тикшерегез.

Мошенниклар үз корбаннарын Чишмәдә таба
Мошенниклар үз корбаннарын Чишмәдә таба
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: