Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 сентябрь 2022, 11:38

Иминлек һәм тәртип сагында

Патруль-пост хезмәткәрләре дә күптән түгел үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Алар, һава торышы нинди булуга карамастан, һәрвакыт җәмәгать тәртибе һәм гражданнар иминлеге сагында тора, беренчеләрдән булып криминаль һәлакәт булган урыннарга бара һәм хокук бозучыларны тоткарлау чарасын күрә.

Иминлек һәм тәртип сагында
Иминлек һәм тәртип сагында

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча патруль-пост хезмәте бүлекчәсе командиры Полина Журавлева әлеге гади булмаган хезмәт һәм биредә эшләүчеләрнең бурычлары турында сөйләде.

– 2009 елның декабреннән башлап бүлек командиры вазифасында эшлим, хезмәт юлымны 21 ел элек башладым. Миңа бу структурадагы эш һәрвакыт ошый иде. Үз һөнәремне таптым, дип әйтә алам һәм бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенгәнем булмады.

Патруль-пост хезмәткәрләренең сменасы нинди бурычлар үтәргә кирәклеге турында инструктаж алудан башлана. Алар узган тәүлектәге криминаль сводка һәм районда булган хәлләр белән танышалар. Оператив мәгълүмат алганнан соң, үзләренә ышанып тапшырылган маршрут буенча эш башлыйлар.

Хезмәткәрләрнең төп бурычы – урамда йөргән гражданнарның иминлеген тәэмин итү генә түгел, күп халык катнашкан чараларда да тәртип саклау. Нарядта еш кына ике кеше була.

Патруль-пост хезмәте иң хәвефле хезмәтләрдән санала, чөнки алар хокук бозылган урынга тәүгеләрдән булып баралар. Тәртип булдыру аларга бәйле. Безнең район бүлегендә 14 кеше эшли. Әмма әлеге вакытта патруль-постның нибары биш хезмәткәре генә сафта, чөнки һәркайсының эше күп, йөкләнеш зур.

Патруль-пост хезмәткәре өчен мөһим булган өч төп сыйфат – ул кешеләр белән сөйләшә белү, стресска каршы торучанлык һәм полициядә эшләү теләгедер, мөгаен. Теләгең һәм кызыксыну булмаса, бу эштә озак түзеп булмый.

Чакырулар булмаганда, алар закон бозу очракларын карап (бәлки кемгә дә булса ярдәм кирәктер) район буйлап йөреп чыга.

 

Безнең белешмә

2022 елда Чишмә районында полициянең патруль-пост хезмәте тарафыннан 645 административ хокук бозу ачыкланган.

Исерек хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән өчен 389 беркетмә төзелгән. Җәмәгать урыннарында эчкән өчен – 48, вак хулиганлык өчен – 5 беркетмә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча 173 хокук бозу очрагы ачыкланган, бишесе буенча

39 мең 500 сумлык штраф салынган. Башка бик күп административ материаллар буенча Чишмә районы суды тарафыннан кисәтү ясалган.

Иминлек һәм тәртип сагында
Иминлек һәм тәртип сагында
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: