Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 август 2022, 12:16

Юл кагыйдәсен бозган

Руслан Байков, Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Пассажирлар йөртүне тәэмин итү өлкәсендә кисәтү чараларын үткәрү дәвам итә.

Юл кагыйдәсен бозган
Юл кагыйдәсен бозган

Чишмә районы буенча юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ике атна эчендә 50дән артык административ хокук бозу очрагын ачыклады, биш автобус махсус тукталышка куелды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын теркәү әле дә дәвам итә. Мәсәлән, 14 августта Чишмә поселогы аша «Чишмә – Дәүләкән» юлыннан пассажирлар йөртүче «Форд Транзит» автобусы «Узу тыела» дигән юл билгесе куелган урында бер машинаны узып киткән. Мәгълүматлар базасы буенча тикшерү барышында бу шоферның электән дә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен җавапка тарттырылуы ачыкланды. Инспекторлар тарафыннан беркетмәләр төзелде һәм арытаба тикшерү өчен судка җибәрелде.

Чишмә районы буенча дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен мотлак үтәргә кирәклеге турында искә төшерә.

Юл кагыйдәсен бозган
Юл кагыйдәсен бозган
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: