Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 август 2022, 15:15

Җир участоклары бирелергә тиеш

Юрий Лихман, район прокуроры урынбасары Прокуратура таләбенә ярашлы, суд муниципалитетка ташламага ия булучыларга бирү өчен җир участоклары әзерләргә кушты.

Җир участоклары бирелергә тиеш
Җир участоклары бирелергә тиеш

Чишмә районы прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгате буенча бер тапкыр бушлай җир участогы бирү буенча законнар үтәлешен тикшерде.

Ачыклануынча, район хакимиятендә бушлай җир алу хокукына ия булган 250ләп кеше, шул исәптән яшь гаиләләр, инвалид балалары булган, балигъ булмаган өч һәм күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр исәптә тора. Әмма чират торучылар биш елдан артык үзләренә җир участогы алалмый, бу законны бозу булып тора. Прокуратура аларның хокукларын яклау максатында район хакимияте башлыгына күрсәтмә җибәрде, тик ул канәгатьләндерелмәде.

Шул җәһәттән прокурор муниципалитеттан гражданнарга бушлай бирү өчен инженерлык челтәрләренә тоташтыруның техник шартлары билгеләнгән җир участоклары әзерләүне һәм кадастр исәбенә куюны таләп итүне сорап, район судына дәгъва гаризасы җибәрде.

Суд прокуратураның дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерде. Карар әлегә законлы көченә кермәгән.

Җир участоклары бирелергә тиеш
Җир участоклары бирелергә тиеш
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: