Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 июль 2022, 14:05

Наил Камалов: Тикшерүче һөнәре үз эзен калдыра

Без Рәсәй Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Чишмә районара бүлеге җитәкчесе Наил Камаловның кайбер сорауларга җавап бирүен үтендек.

Наил Камалов:  Тикшерүче һөнәре үз эзен калдыра
Наил Камалов: Тикшерүче һөнәре үз эзен калдыра

– Наил Илдар улы, сез җитәкчелек иткән бүлек Чишмә, Благовар һәм Бүздәк районнары территорияләрен хезмәтләндерә. Шундый зур күләмле эшне ничек башкарып чыгасыз?

– Дөрес әйттегез, Чишмә районара тикшерү бүлеге өч районны хезмәтләндерә. Чишмә поселогы, Беренче май урамы, 48 адресы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе, аның урынбасары, ике следователь һәм аларның ярдәмчесе эшли. Благовар һәм Бүздәк районнарында безнең бүлекнең бер тикшерүчесе урнашкан. Йөкләнешкә һәм эшләрнең күплегенә килгәндә, безнең эш, чыннан да, күп дип әйтә алам.

– Соңгы вакытта билгеле сәбәпләргә (пандемия, санкцияләргә) бәйле рәвештә җинаятьләр төре үзгәрдеме?

– Юк, әллә ни үзгәрешләр күрмәдем.   

– Сезнең белгечләргә күп очракта нинди җинаятьләрне тикшерергә туры килә?

– Элегрәк әйткәнемчә, нигездә, РФ Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә үтерү, үтерергә маташу, сәламәтлеккә авыр зыян салу, зыян күрүченең саксызлыгы аркасында үлем, көчләү, җенси характердагы гамәлләр, торакка законсыз үтеп керү, хакимият вәкиленә карата көч куллану, мыскыл итү кебек һәм башка җинаятьләр.

– Быел безнең районда иң катлаулы нинди тикшерү үтте?

– 2021 елның декабрендә Чишмә районының бер торак пунктында (төгәл әйтмим, чөнки җинаять эшен тикшерү әле тәмамланмаган), бер ир үзенең өйдәш хатынын бик нык кыйнаган һәм көчләү гамәлләре кылган. Хатын тән җәрәхәтләре аркасында вафат булган. Суд-медицина экспертизасы аның тәненә, күбесенчә башына 80нән артык тапкыр сугуларын ачыклады. Җинаять кылган ир җенси характердагы көчләү гамәлләре кулланып, аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнә. Мондый җинаять кылган өчен 8–20 елга кадәр төрмәгә утырту яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган. Зыян күрүченең яшь ярымлык кызы ятим калган. Озакламый җинаять эше буенча тәүге тикшерү тәмамланачак һәм гаепләү карары раслау өчен прокуратурага, арытаба Башкортстан Республикасының Югары судына җибәреләчәк. Әлеге категория җинаятьләр республиканың Югары судына тапшырыла.

– Әгәр сезгә төн уртасында шалтыратсалар, димәк, эш буенча һәм районда нинди дә булса начар хәл булган дигән сүзме?

– Гомумән алганда, әйе, дөрес әйтәсез.

– Эш көне тәмамлангач эштәге темаларга сөйләшми калып буламы?

– Дөресен генә әйткәндә, юк. Тикшерүче эше – ул даими рәвештә фикерләү таләп иткән иҗади эш һәм без тикшергән эшләр тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагыла. Шуңа күрә эштән кайткач кайбер мәсьәләләрне тиз генә онытып булмый, алар баштан чыкмый. Теге яки бу өлкәдә хезмәт куючы белгечләр, шулай ук эштән соң хезмәттәшләр белән очрашканда кайбер мәсьәләләр турында фикер алышабыз.                                         

– Наил Илдар улы! Сезгә «үтәли карыйсыз» дигән сүзләрне еш ишетергә туры киләме?

– Юк, әмма тикшерүче һөнәре көн саен төрле кешеләр, «үтерүчеләр» һәм «көчләүчеләр» белән генә түгел, ә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, икътисади өлкәдә җинаять кылучылар белән очрашу, кешеләрне бер күрүдән танырга өйрәтә.  

– Катлаулы эш булса һәм вакыт җитмәсә тикшерүчеләр соңга кадәр калып эшлиме? Сезнең эштә мондый хәлләр буламы?

– Әйе, тикшерүченең эш көне чикләнмәгән, югарыда әйткәнемчә, кайвакыт авыр җинаять кылынса, мәсәлән, кеше үтерүченең кем булуы ачыкланмаса, тикшерүче иртәдән төнгә кадәр эштә калырга ихтимал. Бәхеткә, мондый җинаятьләр еш булмый.

– Әлеге вакытта мәктәпне тәмамлаучылар һөнәр сайлый. Араларында тикшерүче булырга теләүчеләр дә бар. Бүгенге көндә алар үзләренең әлеге һөнәр иясе була алуын ничек билгели ала, үзенчәлекле холыклы һәм башкаларга хас булмаганча фикер йөртүче кешеләр генә тикшерүче була аламы?

– Мәктәп укучылары арасында сорашу үткәрмәдек, әлбәттә, әмма тикшерүче булып эшләргә теләүчеләр бик юк, дип билгеләп үтәсем килә. Яшьләрнең күбесен гаиләңә, күңел ачуларга бик аз вакыт калуы куркыта. Шул ук вакытта балачактан тикшерүче булырга теләгән һәм хыялын тормышка ашырып, әлеге вакытта РФ Тикшерү комитеты органнарында уңышлы гына эшләп йөрүчеләрне беләм. Бүгенге көндә укучыларның тикшерүче булып эшли алачагын яки алмаячагын ничек билгеләргә дигән сорауга җавап бирүе авыр. Әмма шуны әйтә алам, тикшерүче, беренче чиратта, тәртипле, белемле, тырыш булырга һәм бик аз вакыт эчендә мөһим һәм дөрес карар кабул итә белергә тиеш. Тикшерү комитеты органнарында эшләргә теләүчеләр өчен махсус югары уку йорты бар, бу – Рәсәй Федерациясе Тикшерү комитеты академиясе. Ул Мәскәү шәһәрендә урнашкан.

Наил Камалов:  Тикшерүче һөнәре үз эзен калдыра
Наил Камалов: Тикшерүче һөнәре үз эзен калдыра
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: