Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
8 июль 2022, 10:36

Юл иминлеге һәм кеше гомере сагында торучылар

Руслан Байков, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Һәр һөнәргә багышланган бер көн бар. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәте оешу көне – безнең илдә ел саен июль башында билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм.

Юл иминлеге һәм кеше гомере сагында торучылар
Юл иминлеге һәм кеше гомере сагында торучылар

ЮХИДИ хокук саклау органнары структурасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча бурычларны үтәүче мөһим звено булып тора.  Елдан-ел транспорт саны һәм юлларда хәрәкәт арта бара. Бу очракта инспекторларның эше бик мөһим. Хәзерге вакытта безнең эшчәнлек юлларда эшләү белән генә чикләнми, безнең хезмәткәрләр транспорт чараларын теркәү һәм имтиханнар кабул итү, урам-юл челтәрен контрольдә тоту, халыкның хокукый мәдәниятен күтәрү һәм юл хәрәкәтендә иң яшь катнашучыларны тәрбияләү буенча да эш алып бара.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча, шул ук вакытта юл хәрәкәтендә катнашучы төрле яшьтәге кешеләр өчен мөһим чаралар үткәрелә.

Статистика күрсәткәнчә, соңгы елларда Рәсәй юлларында транспорт һәлакәтләре кимегән. Шулай ук «исерек аварияләр» саны да кими. Ләкин, кызганычка каршы, юлда фаҗигаләр, хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозу дәрәҗәсе югары булып кала. Юл-транспорт һәлакәтләре саны теркәлә, тик инс-пекторларның үз вакытында катнашуы аркасында күпме гомерләр сакланып калуы беркайда да исәпкә алынмый.

Нәрсәгә дә булса омтылырга, эшләргә һәм камилләшергә кирәк. Чишмәлеләргә безне аңлаулары һәм ышанычлары өчен һәрвакыт рәхмәтлебез.

Хезмәт бурычларын үтәү батырлык, югары җаваплылык, төрле хәлләрдә җитез һәм дөрес эш итүне таләп итә. Дәүләт юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәтенә көн саен үз өлешен кертүче өлкән дәүләт инспекторы Айрат Карачуринны, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиеваны, юл күзәтчелеге инспекторы Альберт Насыйровны, административ законнарны үтәтү буенча инспектор Айгөл Бикбулатованы, юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы Фларит Бикбулатовны билгеләп үтәсем килә. Бездә шулай ук РЭГ паспортчысы Филия Улямаева һәм административ документлар белән эшләүче Әдибә Байбурина да хезмәт куя. Юл-патруль хезмәте инспекторлары Эмиль Янбарисов, Альфред Шәфыйков, Айнур Әсәдуллин, Динар Карачурин, Фидан Корбангулов һәм Ринат Миникәев район юлларында тәүлек буена иминлек булуын күзәтеп торалар.

Безнең хезмәт оештырылган чорда эш башлаган, зур тәҗрибә туплаган һәм аны киләчәк буыннарга тапшырган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, Дәүләт автоинспекциясе ветераннары!

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар, түземлек һәм кыюлык телим. Юлда һәрвакыт тәртип, ә күңелегездә тынычлык булсын.

Юл иминлеге һәм кеше гомере сагында торучылар
Юл иминлеге һәм кеше гомере сагында торучылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: