Ачыклануынча, 2020 елның язында Дурас, Яңа Ябалаклы, Дим, Чукраклы һәм Әлбәй авыллары аша үтүче «Чишмә – Әлбәй» автобусы маршруты тукталган.
Моннан тыш, әлеге маршрутны гамәлгә ашыручы белән муниципаль контракт төзелмәгәнлеге билгеле булды. Район хакимияте, закон бозып, югарыда язып үтелгән авылларда яшәүче халыкка транспорт хезмәте күрсәтү чарасын күрмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура муниципалитет башлыгына шул турыда күрсәтмә бирде, тик ул үтәлмәде.
Бу уңайдан прокурор район судына, муниципалитетка әлеге маршрут буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруны йөкләргә, дигән таләп белән дәгъва гаризасы юллады.
Суд прокуратураның дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерде.
Әлегә суд карары законлы көченә кермәгән.