2001 елның 30 декабрендәге 195нче Федераль законга ярашлы, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 32.7 маддәсенең 1нче кисәге буенча, транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү срогы административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлана. Таныклыкны карар чыкканнан соң өч көн эчендә ЮХИДИгә тапшыру мөһим, югалткан очракта да югарыда күрсәтелгән органга өч көн үткәнче хәбәр итәргә кирәк. Югыйсә, мәхрүм итү срогы өзелә. Ягъни, таныклыкны алу (югалту) срогы, сез аны тапшырганчы яки аны югалту турында гаризаны язганчы, башланмаячак.
Исегезгә төшерәбез, Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: БР, Чишмә районы, Чишмә поселогы, Шоссе урамы, 40А.