Ул РФ Җинаять кодексының 171.3 маддәсенең 1нче кисәгендә каралган җинаять кылган (лицензиясе булмаган спиртлы продукция саткан) өчен гаепле дип танылды.
Судта хөкем ителүченең 2020 елның июлендә, арытаба сату максатында, билгесез кешеләрдән алкогольле продукция алуы ачыкланды.
Тентү барышында аның гаражында гомуми бәясе 460 мең сумлык 1 мең литрдан күбрәк күләмдә маркировкаланмаган этил спирты табылды.
Моннан тыш, ул 6 570 сумга 15 литр күләмендә спиртлы сыекча саткан.
Хөкем ителүче җинаять кылуда гаебен таныды.
Суд аңа 2 млн сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Шулай ук ул РФ Җинаять кодексының 159.2 маддәсенең 1нче кисәгенә ярашлы, эшсезлек буенча законсыз рәвештә 50 мең сумнан артык пособие алуда гаепле дип танылды һәм 180 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем ителде. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.