Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 июнь 2022, 19:24

Мал урлаучылар тотылды

Рузана Каспранова, район прокуроры ярдәмчесе Чишмә районында йорт малларын урлап йөргән, халыкка 730 меңлек зыян китергән җинаятьчеләр төркеме әгъзаларына карата хөкем карары чыгарылды.

Мал урлаучылар тотылды
Мал урлаучылар тотылды

Чишмә районында йорт малларын урлап йөргән, халыкка 730 меңлек зыян китергән җинаятьчеләр төркеме әгъзаларына карата хөкем карары чыгарылды.

Уфада яшәүче 28 һәм 63 яшьлек адәмнәр РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 2нче кисәгенең «а», «б», «в» пунктларында каралган җиде төр җинаять кылуда (бер төркем затларның алдан килешү буенча урлауда, бинага законсыз керүдә, шактый зыян китерүдә) гаепле дип табылдылар.

Хөкем ителүчеләрнең 2018 елдан 2019 елга кадәр Кырмыскалы, Иглин, Чакмагыш, Бүздәк, Благовар, Авыргазы һәм Чишмә районнары территориясендә яшәүчеләрнең йорт алдына кереп, 14 баш мал урлавы расланды.

Урлап киткән малларны алар чалып түшкәләргә бүлгәннәр һәм итен алыпсатарларга тапшырганнар.

Китерелгән зыянның гомуми күләме 730 мең сумнан артып киткән. Хөкем ителүчеләр гаепләрен өлешчә таныды һәм 152 мең сумлык зыянны каплады.

Суд аларга шартлы рәвештә 3,5 һәм 4 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: zakonimy.ru

Мал урлаучылар тотылды
Мал урлаучылар тотылды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: