Прокуратура аның торак хокукларын бозу турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. Гариза бирүченең балигъ булмаган яшьтә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калуы һәм опекун белән яшәве ачыкланды. Ятимнең үз торагы булмаган, шуңа бәйле рәвештә 2016 ел башында ул махсус торак фонд тарафыннан фатир белән тәэмин ителергә тиешле зат буларак исәпкә алынган. Закон таләпләренә карамастан, аңа вакытында торак бирелмәгән. Ул кечкенә баласы белән акча түләп кешедән фатир алып торырга мәҗбүр булган.
Бу уңайдан прокуратура муниципалитет башлыгына күрсәтмә бирде. Аның нәтиҗәсе буенча ятимгә уңайлыклары булган, гомуми мәйданы 41,2 квадрат метрлы фатир бирелде.