Прокуратура корал турындагы закон үтәлешен тикшергәндә ике төр ау коралыннан файдалану хокукына ия булган 57 яшьлек ирнең эчү сәбәпле табиб-наркологта исәптә торуын ачыклады. «Корал турында»гы Федераль законга ярашлы, мондый затларга корал йөртү тыела. Прокуратура шул җәһәттән әлеге гражданинны корал йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы административ дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте. Таләпләр тулысынча канәгатьләндерелде. Суд карарының үтәлеше күзәтчелек ведомствосы контролендә.