Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 апрель 2022, 10:15

Ялган прописка өчен – суд каршына

Чишмә районында «Резина фатир» дип аталган чара тәмамланды.

Ялган прописка өчен – суд каршына
Ялган прописка өчен – суд каршына

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Алмаз Карачурин хәбәр итүенчә, операция барышында 57 объект, шул исәптән фатирлар, шәхси йортлар, бакча участоклары тикшерелде.

Нәтиҗәдә миграция законнарын бозу очраклары ачыкланган, ә бер чит ил гражданинына карата Рәсәйдән чыгарып җибәрү өчен акт төзелгән.

Ачыклануынча, Үзбәкстан Республикасы гражданины Чишмә поселогында легаль яшәсә дә, ел дәвамында миграция законнарын бозган өчен өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, өстәвенә, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган.

– Әлеге вакытта ул Уфада чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә урнаштырылды, – дип билгеләп үтте Алмаз Карачурин. – Чит илләрдән килүчеләр игътибарына: миграция законнарын бер ел эчендә кат-кат бозган өчен Рәсәйдән чыгарып җибәрү өчен материаллар җыела.

Аның сүзләренә караганда, чит ил гражданнарын үзләренең өенә пропискага кертүчеләргә (әмма шул ук вакытта чит ил кешеләре бу адрес буенча яшәмәгән очракта), РФ Җинаять кодексының 322.3нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Әйткәндәй, бу РФ гражданнарын ялган пропискага кертүчеләргә дә кагыла.

 

Фото «Башинформ» МА сайтыннан

Ялган прописка өчен – суд каршына
Ялган прописка өчен – суд каршына
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: